Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Русиянең Украинага һөҗүмендә республикадан кимендә 2575 ир-ат үлгән. Бу – Азатлык радиосы ачык чыганаклардан таба алган мәгълүмат, чынлыкта сан тагын да зуррак була ала.

" Мобилизация в Татарстане" рәсми хәбәрләр телеграм каналы Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрбиләр туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.

Бу хәбәрендә канал Татарстандагы шартлар иң яхшысы, республикага контракт төзү өчен бөтен төбәкләрдән киләләр, дип тә искәртә. Чит төбәкләрдән килүчеләргә дә татарстаннарга булган кебек үк ике миллион сум бирелә, аларның юлын түлиләр, рәсмиләштерү эшләре беткәнче яшәү урыны бирәләр ди.

Шул ук вакытта "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан Татарстан Русия төбәкләре арасында беренче бишлектә. Ә Азатлык саннары "Медиазона" саннарыннан да күбрәк.

Азатлык ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2575, кеше һәлак булган. Бу журналистлар ачык чыганаклардан таба алган мәгълүмат кына, чынлыкта сан тагын да зуррак була ала.

  • Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
  • 15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.
  • Моннан тыш 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.
  • Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Ә мәетләр көн саен диярлек кайтарылып тора.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG