Accessibility links

Кайнар хәбәр

Терактлар куркынычы аркасында Төркиядәге һава аланнарында юлчыларны җентекле тикшерәләр, очышка кадәр өч сәгать алдан килүне сорыйлар


Истанбул һава аланы. Архив фотосы
Истанбул һава аланы. Архив фотосы

Һава аланнарына кергән бөтен машиналарны тәфсилле тикшерәләр, сак хезмәте юлчыларның документларын карый диелә.

Әнкарада кичә, 23 октябрьдә булган шартлаудан соң, терактлар булу ихтималы сәбәпле Төркиядәге бөтен һава аланнарында куркыныч дәрәҗәсен "куе сары"га кадәр арттырганнар. Бу хакта Hürriyet газеты җиткерә.

Хәзерге вакытта һава аланнарына кергән бөтен машиналарны җентекле тикшерәләр, сак хезмәте юлчыларның документларын карый диелә.

Моның белән беррәттән Стамбулның Сабиһа Гөкчән һава аланы үзенең социаль челтәрләрендә юлчыларга өстәмә тикшерүләр булачагын, очышка кадәр кимендә өч сәгатькә иртәрәк килергә кирәклеген хәбәр иткән, дип искәртелә.

  • Кичә Төркия башкаласы Әнкараның Каһраманказан районында Тусаш (Tusaş) аэрогаләм корпорациясе объектында шартлау булды. Бинага өч террорчы һөҗүм итте, дип җиткерделәр. Соңгы белешмәләргә күрә, 20дән артык кеше яраланган, биш кеше һәлак булган. Һөҗүм итүчеләр үтерелгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG