Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр сугышка каршы "кечкенә пикетларга" чыга. Нәрсә ул?

2022 елның 2 апрелендә, Русиянең Украинага бәреп керүенә өч атна булганда Инстаграмда malenkiy_piket аккаунты эшли башлый. Сәхифә авторлары "теләсә нинди материалдан кечкенә кеше ясап, аның кулына сугышка каршы язылган шигар тоттырып" берәр урынга куеп китәргә чакыра. Бүгенгә анда меңән артык фото җыелган. Кечкенә сыннар башлыча пластилиннан яки кәгазьдән ясалган. Аларга "Ике ел Русия солдатлары күрше илдә кешеләрне үтерә. Моның белән ничек яшисез?", "Сугыш - кара эш, пычранмагыз!", "Әз эшләү оят түгел, берни эшләмәү оят", "Командирларга - яңа фатир, күз яшен түгүче анага - цинк табут. Путин - ул сугыш" дигән язулар беркетелгән.

Аккаунт хуҗасы Русиядән киткән һәм хәзер Франциядә яши. "Кечкенә пикет"ны бернич эшләми утыра алмаганлыктан башладым дип сөйләде ул Азатлык Радиосының урыс хезмәтенә. "Ниндидер зур әйбер ясарга бик курка идем, шуңа күрә ниндидер кечкенә, әмма көн саен башкарырлык гамәл кылырга уйлладым". Сугышка каршы аккаунтның 10 меңгә якын язылучысы бар. Активист әлеге сыннарны җәмәгать урыннарында урнаштыручы русияләрне тотсалар, аларга төрмә янавын әйтә. "Бүген Русиядә сәяси сәнгать белән шөгыльләнү бик куркыныч", ди ул. "Күп дусларым төрмәдә утыра", дип өсти.


XS
SM
MD
LG