Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевка Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турында җинаять эше ачылган


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Җинаять эшенең ни сәбәпле ачылуы да, кайчан ачылуы да әйтелми. Русия хакимиятләре Русия саклану министрлыгы биргән мәгълүмат белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип атый.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе, Төркиядә яшәүче сәяси мөһаҗир Фәрит Зәкиевка ил гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу хакта куәт оешмалары белән бәйле "Татарская якудза" Telegram-каналы язып чыкты.

"2022 елда чит илгә киткәч, Зәкиев кинәт кыюланды һәм шуннан торып Татарстанның социаль һәм сәяси вазгыятен какшатмакчы була башлады. Аңа чит илдә Русиядә теләнмәгән дип табылган "Азат Идел-Урал" оешмасы лидеры Рәфис Кашапов булышты", дип яза канал.

Шул ук вакытта җинаять эшенең ни сәбәпле ачылуы да, кайчан ачылуы да әйтелми. Русия хакимиятләре Русия саклану министрлыгы биргән мәгълүмат белән туры килмәсә, Украинадагы сугыш турындагы хәбәрләрне "фейк" дип атый. Русиядә ил гаскәре турында "ялган мәгълүмат" тарату турындагы маддәне дә Җинаять кодексына нәкъ менә Украинага каршы сугыш башлауларыннан соң керттеләр. Аны тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Хокук яклаучылар фикеренчә, бу маддә ярдәме белән Русиядә хәрби цензура кертелде дияргә дә була.

Бу ел башында Фәрит Зәкиевка Казан мәхкәмәсе ике штраф биргән иде: Русиядә "теләнмәгән" дип табылган оешманың эшчәнлегендә катнашкан өчен - 15 мең сум, Русиягә басым ясарга чакырган өчен - 30 мең сум, дип искәртә "Активатика" басмасы.

  • Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң Татарстан милли хәрәкәт активистларына көчле басым бара. 2022 елда Татарстан Югары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) тыйды. Аның алдыннан оешманың рәисе Фәрит Зәкиев чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Ул Төркиягә күченде.
  • Фәрит Зәкиев Төркиядә килеш тә иҗтимагый эшчәнлектән туктамады, ялгыз пикетларга чыкты. Мәсәлән быел 18 майда, кырымтатар халкы сөргене корбаннарын искә алу көнендә Анталияда пикет үткәрде. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасына 18 майны Русия халыкларының Сталин геноциды корбаннарын искә алу көне дип игълан итүен сорап мөрәҗәгать итте.
  • 24 февральдә Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына ике ел тулу уңаеннан Төркиянең Анталия шәһәрендә митинг булды. Аны украиннар диаспорасы башлыгы Дмитро Бибик оештырды. Җыенда татарлар исеменнән Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев чыгыш ясады

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG