2025 елның 14нче атнасында Азатлык Радиосы эшләгән илләрдә ниләр булды.
Атна вакыйгалары фотоларда (31 март – 6 апрель)

Ишембай районы Көзән авылында мәктәп һәм клуб хезмәткәрләре Украинадагы сугыш өчен маскировка челтәре үргән. Русия саклану министрлыгы сугышы өчен бөтен кирәк-яраклар бар дисә дә, һәр төбәктә гади кешеләр һуманитар ярдәм җыярга мәҗбүр.

Башкортстанның Хәйбулла районында корыган үлән яна

Пакъстанда Ураза гаете намазын 31 мартта укыдылар. Карачи шәһәре.

Украинада сугыш барган урыннан эвакуацияләнгән кешеләрнең Павлоград шәһәре шелтерында шәхси әйберләре.

Украинада сугыш барган көнчыгышында Констатиновка шәһәреннән Павлоград шелтерына эвакуацияләү.

Маҗарстанда еллык Прайд уздыруны тыю һәм митингларны чикләүләргә каршы йөрештә катнашучы хатын-кыз.

Литвада хәрби күнегүләр вакытында һәлак булган АКШның дүрт солдаты белән Вильнюста хушлашу.

Сербиянең Нови-Сад тимер юл станциясендә түбә җимерелеп 15 кеше һәлак булганнан соң башланган каршылык чаралары дәвам итә. Бер төркем студент велосипедта Страсбургка Сербия хакимиятенә зарланырга бара.

Русия дроны Харьковта биш кешене үтерде.

Израиль һөҗүмнәрендә үлгән Фәләстин халкын соңгы юлга озатканда, Хан-Юнис шәһәре, Газзәнең көньяк өлешендәге Нәссер хастаханәсендә.

Европа Комиссиясе президенты Урсула фон дер Лейен, Үзбәкстан премьер-министры Абдулла Арипов һәм Европа Шурасы башлыгы Антонио Коста 2025 елның 3 апрелендә Сәмәркандта Регистан мәдәни мәйданында.