Төркиянең Госмания авылында Сабантуй
![Госмания авылындагы парк 1990нчы елларда салына, аны халык Сабантуй җире дип атый](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-3ad1-08dc90448a75_w1024_q10_s.jpg)
1
Госмания авылындагы парк 1990нчы елларда салына, аны халык Сабантуй җире дип атый
![Сабантуй хөрмәтенә бар җирдә дә Татарстан белән Төркия байраклары эленгән ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-3825-08dc90449679_w1024_q10_s.jpg)
2
Сабантуй хөрмәтенә бар җирдә дә Татарстан белән Төркия байраклары эленгән
![Госмания Сабантуе нәселләрнең очрашу урыны. Өлкәне дә, яше дә монда.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-cfc6-08dc90449668_w1024_q10_s.jpg)
3
Госмания Сабантуе нәселләрнең очрашу урыны. Өлкәне дә, яше дә монда.
![Күптән күрешмәгән дусларны очратканда кочаклар киң була шул ул!](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-7f99-08dc9044b726_w1024_q10_s.jpg)
4
Күптән күрешмәгән дусларны очратканда кочаклар киң була шул ул!
![Сабантуй ул гаилә, нәселләр очрашуы. Алар табын кора, милли ризыклар пешерә, аралаша.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-f3d7-08dc9044be97_w1024_q10_s.jpg)
5
Сабантуй ул гаилә, нәселләр очрашуы. Алар табын кора, милли ризыклар пешерә, аралаша.
![Бәйрәм ата-бабалар рухына дога кылу белән башла.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-641b-08dc90448a75_w1024_q10_s.jpg)
6
Бәйрәм ата-бабалар рухына дога кылу белән башла.
![Аны шушы авылда туып-үскән, дини белем алган рухани Хәйрулла Акай укыды. Русиядәге, Фәләстиндәге мөселманнарга карата залимлек тукталсын дип тә дога кылды ул.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-4b53-08dc90448a75_w1024_q10_s.jpg)
7
Аны шушы авылда туып-үскән, дини белем алган рухани Хәйрулла Акай укыды. Русиядәге, Фәләстиндәге мөселманнарга карата залимлек тукталсын дип тә дога кылды ул.
![Сабантуйда бүләк җыю йоласы бар, әмма колгага сөлге бәйләмиләр, түбәтәйгә акча салына. Искешәһәр татар үзәгендәге эшләрне алып баручы Вахит Ирдән түбәтәте акча кассасына әйләнә. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-768a-08dc9044a272_w1024_q10_s.jpg)
8
Сабантуйда бүләк җыю йоласы бар, әмма колгага сөлге бәйләмиләр, түбәтәйгә акча салына. Искешәһәр татар үзәгендәге эшләрне алып баручы Вахит Ирдән түбәтәте акча кассасына әйләнә.
![Җыелган акча Сабантуйның чыгымнарның кечкенә бер өлешен каплар өчен ярап куя. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-3a86-08dc9044a2e2_w1024_q10_s.jpg)
9
Җыелган акча Сабантуйның чыгымнарның кечкенә бер өлешен каплар өчен ярап куя.
![Сабантуйга килүчеләр, аеруча кызлар калфак кияргә тырыша. Әнкарада белем алучы Гөлназ Сафина.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-da6c-08dc9044a923_w1024_q10_s.jpg)
10
Сабантуйга килүчеләр, аеруча кызлар калфак кияргә тырыша. Әнкарада белем алучы Гөлназ Сафина.
![Ә ирләрнең башларында - чигүле түбәтәйләр. Бу - Госмания авылындагы Сабантуйның алыштыргысыз алып баручысы, татар егете Әнәс Догу.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-8939-08dc9044b0f6_w1024_q10_s.jpg)
11
Ә ирләрнең башларында - чигүле түбәтәйләр. Бу - Госмания авылындагы Сабантуйның алыштыргысыз алып баручысы, татар егете Әнәс Догу.
![Чигүле түбәтәй иң кечкекенәләр башында да! Әллә кайдан татар егете икәнен күреп торсыннар!](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-509e-08dc9044beda_w1024_q10_s.jpg)
12
Чигүле түбәтәй иң кечкекенәләр башында да! Әллә кайдан татар егете икәнен күреп торсыннар!
![Милләтпәрвәрчә киенәм дисәң, болай да эшләп була! Күкрәктә һәм йөрәктә - Татарстан. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-d210-08dc9044a2ed_w1024_q10_s.jpg)
13
Милләтпәрвәрчә киенәм дисәң, болай да эшләп була! Күкрәктә һәм йөрәктә - Татарстан.
![Татар кызлары тамаша кылды, истәлеккә видеолар да төшерде](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-beae-08dc9044a9e2_w1024_q10_s.jpg)
14
Татар кызлары тамаша кылды, истәлеккә видеолар да төшерде
![Татарстаннан алып баручы Айгөл Нәсыйбуллина чыгышына әзерләнә](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-bbef-08dc9044a9d8_w1024_q10_s.jpg)
15
Татарстаннан алып баручы Айгөл Нәсыйбуллина чыгышына әзерләнә
![Сабантуйда аш-су осталары үзара көч сынаша. Кемдер вак бәлеш, кемдер бавырчак, кемдер өлеш пешергән. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-60e5-08dc9044b0a8_w1024_q10_s.jpg)
16
Сабантуйда аш-су осталары үзара көч сынаша. Кемдер вак бәлеш, кемдер бавырчак, кемдер өлеш пешергән.
![Ә хөкемдарлар аларны татып карый, җиңүчеләрне билгели...](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-dc14-08dc9044b7a9_w1024_q10_s.jpg)
17
Ә хөкемдарлар аларны татып карый, җиңүчеләрне билгели...
![Хөкемдарлар арасында быел Сабантуйның кадерле кунагы Лиман Йәнигүл булды. Ул Төркиянең гаилә һәм социаль эшләр министры урынбасары. Татар. Шушы авылдан.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-9212-08dc9044c740_w1024_q10_s.jpg)
18
Хөкемдарлар арасында быел Сабантуйның кадерле кунагы Лиман Йәнигүл булды. Ул Төркиянең гаилә һәм социаль эшләр министры урынбасары. Татар. Шушы авылдан.
![Мөнәвәр Яфай өченче урынны яулады. Бавырсак Госмания татарларында туй сые дип аңлатты. Аны кияү өчен әзерләгәннәр.](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-77b8-08dc9044be00_w1024_q10_s.jpg)
19
Мөнәвәр Яфай өченче урынны яулады. Бавырсак Госмания татарларында туй сые дип аңлатты. Аны кияү өчен әзерләгәннәр.
![Сәвия Удмир - Бөгрәдилек авылыннан килгән апа. Авылы тарихын язып китап чыгарган. ](https://gdb.rferl.org/01000000-0a00-0242-3c9c-08dc9044a991_w1024_q10_s.jpg)
20
Сәвия Удмир - Бөгрәдилек авылыннан килгән апа. Авылы тарихын язып китап чыгарган.