Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Әхмәтзәки Вәлиди хөрмәтенә эленгән истәлек тактасын алып куйганнар


Әхмәтзәки Вәлиди исемен йөртүче Башкорстанныд Милли китапханә бинасыннан мемориал такта салдырылган
Әхмәтзәки Вәлиди исемен йөртүче Башкорстанныд Милли китапханә бинасыннан мемориал такта салдырылган

Истәлек тактасын төзекләндерү эшләре барганга салдыруларын әйтәләр, эшләр төгәллләнгәч кире урынына кайтарылачак дип ышандыралар.

Уфада Әхмәтзәки Вәлиди хөрмәтенә эленгән истәлек тактасын алып куйганнар. Ул республиканың Милли китапханәсенә керә торган урында, бина диварына эленгән булган. Уфадагы Милли китапханә аның исемен йөртә, адресы да Вәлиди урамына карый.

Мемориал тактаның юкка чыгуына социаль челтәрләрдә тискәре фикерләр калдыручылар да күренә башлаган.

"Тарихыбызны нигә сөртергә? Башкортстанның шулкадәр мөһим шәхесе турындагы истәлек нигә һөҗүмнәргә дучар була? Вәлиди — үткәннәрнең символы гына түгел, аның милли дәрәҗә һәм үзбилгеләнү турындагы идеялары республикада яшәүчеләрнең күпчелеге өчен актуаль кала бирә", дип яза "Мой Башкортостан" төркеме ВКонтактеда.

Милли китапханәдә тактаны төзекләндерү барганга салдырдык дигәннәр.

"Бездә төзекләндерү эшләре бара. Ул беткәч кире урынына кайтачак", дип ышандырганнар "Аспекты"га.

Уфада Әхмәтзәки Вәлидигә мемориал такта 2011 елның февралендә куелды.

Зәки Вәлиди Башкортстанда каһарман дәрәҗәсендә. Аңа Ишембай һәм Сибайда һәйкәлләр куелган. Башкорт активистлары Уфада да Зәки Вәлидигә һәйкәл булдыруны таләп итте.

  • 2021 елда Петербур университеты алдыннан Зәки Вәлиди бюсты алып куелган иде.
  • "Бөек Ватан сугышы елларында милләт нигезендә дәүләт булдыру, бер милләтнең икенчесеннән өстен булу идеяларын тараткан затка, ә бу Русия кануннарына ярашлы җинаять санала, университетта бюст кую, музеен булдыру наци җинаятьчеләргә ярдәм итүчеләрне геройлаштыру турында сөйли, экстремистик эшчәнлек турындагы кануннарга каршы килә, студентларга негатив тәэсир итә һәм моңа юл куелырга тиеш түгел", диелгән иде прокуратура күрсәтмәсендә.
  • Башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе Зәки Вәлиди бюсты Петербур университетының филология факультеты бакчасында 2008 елда барлыкка килә. Аны Башкортстан Көнчыгыш факультетына бүләк итә.
  • 2021 елда Башкорт республикасына нигез салган Зәки Вәлидинең тууына 130 ел тулды. Башкортстанда моңа кадәр бик зурланган Вәлидинең юбилее ул чакта бөтенләй "онытылды", бу хакта сүз чыкса да, күбрәк юбилейның үзе турында түгел, ә аның шулай онытылуы турында сөйләделәр.
  • Башкорт активистлары республика башлыгы Радий Хәбировтан Уфада Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итте, ә ул исә үзенең матбугат вәкиле аша "мин сезгә берни вәгъдә итмәдем, һәм берни эшләмәячәкмен" дип җавап бирде.
  • Күптән түгел Азатлык радиосы Әхмәтзәки Вәлидинең большевиклардан күп җәфа күреп үлгән әтисе - Әхмәтша Вәлидовның тормышы һәм үлеме тарихын язып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG