Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Фәридә Корбангалиеваны Русия гаскәре турында "фейклар" таратуда гаепләнүе өчен халыкара эзләүгә биргәннәр


Фәридә Корбангалиева
Фәридә Корбангалиева

Бу хакта үзендәге документларга таянып хәбәр иткән "Новости" агентлыгы журналистның шулай ук "террорчылыкны акларга чакыру"да гаепләнүен дә искәртә.

Элек "Россия-1" телеканалында яңалыклар алып барган журналист Фәридә Корбангалиеваны халыкара эзләүгә биргәннәр. Бу хакта үзендәге документларга таянып, "Новости" агентлыгы хәбәр итә. Корбангалиеваның "террорчылыкны акларга чакыру"да һәм "милли нәфрәт яки дошманлык сәбәпле Русия гаскәре турында ялган мәгълүматлар таратуда" гаепләнүе искәртелә.

Агентлык язуынча, документларда "Корбангалиева Фәридә Рәшит кызы халыкара эзләүгә игълан ителде", дип язылган.

Корбангалиевага җинаять эше быел 11 майда ачылган иде.

Июньдә Русия юстиция министрлыгы аны "ят агентлар" исемлегенә кертте.

Аңа кадәр журналистны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керттеләр.

Фәридә Корбангалиева социаль челтәрләрдә мондый исемлеккә кертелүен аның эшчәнлегенә киртә булмаячагын аңлаткан иде.

"Мине нәрсә өчен бу исемлеккә керткәннәрен аңлатып тормаганнар. Әмма мин чамалыйм. Мин Русия ватандашы буларак ачыктан-ачык Русия дәүләте Украинада җинаятьчел баскынлык сугыш алып бара дип язам, халыкларны буйсындыра, милләтләрне юкка чыгара, кешеләрне җәзалый, талый, көчли, урлый, башка фикер әйтүчеләрне шунда ук баса.

Әлбәттә, минем бу статус бернигә дә тәэсир итмәячәк һәм мин сөйләвемне дәвам итәчәкмен", дип язды үзенең Facebook сәхифәсендә.

Июнь ахырында тикшерү Мәскәүнең Замоскворецки район мәхкәмәсеннән элек "Россия-1" телеканалында яңалыклар алып барган журналист Фәридә Корбангалиеваны читтән торып кулга алуны сорады.

  • Фәридә Корбангалиева Казанда туган. Ул башта Татарстан телевидениесендә эшләде, аннары 2007 елда Мәскәүгә китте, "Россия 1" каналында "Вести" тапшыруын алып барды. Ул режиссер Денис Красильников белән бергә "Билгесез сугышның билгесез каһарманнары" дигән документаль фильм төшерде. Бу фильм Беренче Дөнья сугышында татарларның тарихын бәян итә.
  • 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң Фәридә Корбангалиева "Россия" каналында эшен туктатты һәм гаиләсе белән Чехиягә күченеп китте. 2018-2021 елларда "Настоящее время" каналында эшләде.
  • Хәзерге вакытта үзенең YouTube каналын алып бара, төрле кешеләр белән интервьюлар ясый. Ул Русиянең колонияль сәясәт алып баруы турында да күп сөйли, бу хакта әңгәмәдәшләре белән дә фикер алыша. Соңгы чыгарылышларында Украина журналисты Виталий Портников, Украина ягында сугышучы татар Сәид Исмәгыйлев белән әңгәмәләрен карарга мөмкин.
  • Июль аенда Азатлык Радиосында журналист белән әңгәмә чыкты. "Русия хакимияте урыс булмаган халыкларны юкка чыгару сәясәтен алып бара", дип сөйләгән иде Корбангалиева.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG