Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналист Фәридә Корбангалиеваны террорчылыкны аклау эше нигезендә читтән торып кулга алуны таләп итәләр


Фәридә Корбангалиева. Архив фотосы
Фәридә Корбангалиева. Архив фотосы

Корбангалиеваны интернетта террорчылыкны аклауда гаеплиләр.

Тикшерү Мәскәүнең Замоскворецки район мәхкәмәсеннән элек "Россия-1" телеканалында яңалыклар алып барган журналист Фәридә Корбангалиеваны читтән торып кулга алуны сораган. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә.

Әлегә читтән торып чикләү чарасы сайлау утырышының көне билгеләнмәгән. Мәхкәмәнең эш кәгазьләрендә әйтелгәнчә, Корбангалиеваны интернетта террорчылыкны аклауда гаеплиләр, дип яза басма. Җинаять эшенең нечкәлекләре билгеле түгел.

19 июньдә журналистны Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткәннәр иде.

Фәридә Корбангалиева социаль челтәрләрдә мондый исемлеккә кертелүен эшчәнлегемә киртә булмаячак дип аңлаткан иде.

"Мине нәрсә өчен бу исемлеккә керткәннәрен аңлатып тормаганнар. Әмма мин чамалыйм. Мин Русия ватандашы буларак ачыктан-ачык Русия дәүләте Украинада җинаятьчел баскынлык сугыш алып бара дип язам, халыкларны буйсындыра, милләтләрне юкка чыгара, кешеләрне җәзалый, талый, көчли, урлый, башка фикер әйтүчеләрне шунда ук баса.Әлбәттә, минем бу статус бернигә дә тәэсир итмәячәк һәм мин сөйләвемне дәвам итәчәкмен", дип язды ул үзенең Facebook сәхифәсендә.

  • Фәридә Корбангалиева Казанда туган. Ул башта Татарстан телевидениесендә эшләде, аннары 2007 елда Мәскәүгә китте, "Россия 1" каналында "Вести" тапшыруын алып барды. Ул режиссер Денис Красильников белән бергә "Билгесез сугышның билгесез каһарманнары" дигән документаль фильм төшерде. Бу фильм Беренче Дөнья сугышында татарларның тарихын бәян итә.
  • 2014 елда Кырым аннексиясеннән соң Фәридә Корбангалиева "Россия" каналында эшен туктатты һәм гаиләсе белән Чехиягә күченеп китте. 2018-2021 елларда "Настоящее время" каналында эшләде.
  • Хәзерге вакытта үзенең YouTube каналын алып бара, төрле кешеләр белән интервью ала. Ул Русиянең колонияль сәясәт алып баруы турында да күп сөйли, бу хакта әңгәмәдәшләре белән дә фикер алыша. Соңгы чыгарылышларында Украина журналисты Виталий Портников, Укриана ягында сугышучы татар Сәид Исмәгыйлев белән әңгәмәләрен карарга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG