Камал театрында атаклы сатирик актер Равил Шәрәфиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә, Сәйдәш мәдәни үзәгендә илләһият кичәсе үтте.
Азатлык радиосының дүшәмбе тапшыруларында мәдәни яңалыкларның күп булуы табигый. Чөнки шимбә-якшәмбе көннәрендә Казанда үткән иҗади кичәләр, иҗтимагый җыелышлар, концерт-спектакльләр сан ягыннан да, актуальлек һәм сыйфат ягыннан да аерылып тора. Шимбә кичендә Камал театрында атаклы сатирик актер Равил Шәрәфиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә милли җәмәгатьчелеккә зур тәэсир ясады. Сәйдәш мәдәни үзәгендә илләһият кичәсе үтте.
Университетның тамаша залында хәзерге эстраданы яратучылар бер көндә ике зур концерт карадылар.
Быел юбилей кичәләре берсеннән-берсе ямьле һәм бай итеп оештырыла. Әлфия Әфзаловага-80, Нәҗибә Иксановага, Рабит Батуллага, Ринат Таҗетдинга -70 тулу уңаеннан үткәрелгән кичәләр бигрәк тә кызыклы һәм мәгънәле. Һәм менә Равил Шәрәфи. Аңа да 70яшь. Батулла, Таҗи, Әлфия, Нәҗибә мәҗлесләреннән соң рәсми даирәләрдә катлаулы тәэсир калдыра торган, халык арасында популяр Равил Шәрәфинең тормыш юлы ничегрәк тасвирлана соң?
Шәрәфи кичәсе Шәрәфи үзе теләгәнчә оештырылган иде.
Гомер буе иң көлке һәм гадәттә начар холыклы образларны уйнаган Равил Шәрәфи үзенең юбилей кичәсендә алкоголик, ялганчы, шамакай образларыннан чыгып, үзенең чын иҗади йөзен күрсәтергә тырышты. Тамаша башлаганда Равил Шәрәфинең Казан Кремле буйлап елдам ак атка атланып җилдерүен күрсәттеләр. Ат өстенә сикереп менгән Шәрәфине бердә 70 яшьлек юбиләр димәссең, Казан урамнарыннан җилдереп барганда да, ул тәҗрибәле чапкынга охшаган иде. 1945 нче елны Кызыл мәйданда Җиңүчеләр парадын кабул итүче маршал Жуков кебек, ул Камал театрына ак атта кайтып керде. Сәхнәдә ул уйнаган спектакльләрдән өзекләр уйналды, котлаучыларның кемлеге һәм нинди сүзләр әйтүе Равил Шәрәфине халыкны ничек итеп яратканын ачып салды. Чыннан да, белгечләр дә, гади тамашачылар бер авыздан шуны әйтә: “Ул татарның иң шәп аотисты! Ул Илһам Шакир кебек җырчы дәрәҗәсендәге сәхнә остазы.” Президент исеменнән Равил Шәрәфигә Татарстанның фидакарь хезмәт өчен медален тапшыргач, артист зур рәхмәт әйтеп, казак халкының мәшһүр акыны Җәмбул булып, домра чиртеп күрсәтте. «Ой Сталин, орден дай, орден дай, орден нет так медаль дай!”

Орденнар гадәттә партия һәм хуҗалык җитәкчеләре яки Ленин образында уйнаган артистларга бирелә. Ничек инде җыен әтрәк -әләмне уйнаган даһи артистка хезмәт герое йолдызын тагасың? Равил Шәрәфи яисә Рәшит Шамкай андый позитив тәэсир калдыра алмый. Алар просто бөек сәхнә остасы, халык каһарманы. Бу кичә менә шундый оригиналь һәм кыю килеп чыкты “Нур” компаниясе җитәкчесе Мәннәф Сәгъдиев Шәрәфигә үзенең “ордены”н , дөресрәге, өр- яңа автомобиль ачкычы тапшырды.
Университетның тамаша залында Ләйлә Дәүләтованың сүзләре язылган җырлар тамашасы шундый ук шау-шу уртасында калды.
Программа шул кадәр кызык төзелгән һәм Ләйләнең шигырьләре шул кадәр кешеләрнең күңелләренә җиткән ки, хәтта билетлар 2 атна алдан сатылып беткән. Шуңа күрә Ләйлә концерты өстәмә рәвештә көндезге сәгать 1дә тагын бер тапкыр күрсәтелде. Аны Уфадан килгән мәшһүр артистлар Фидан Гаффаров һәм Айдар Галимов алып бардылар. Ләйлә белән Фидан бер-берсенә гашыйк пар сүрәтендә шигырь укып, кешеләрнең йөрәген җилкендерделәр. Бер кем дә Ләйлә татар, Фидан башкорт диалектында шигырь укуга игътибар итмәде. Барысы да шул кадәр аңлашылды, чыннан да бу ике тел – ике аерым түгел, бер телнең ике диалекты дигән тәэсир калды. Концертта булмаганнар аптырап, Казанда кеше беткәнмени, нишләп Уфадан артист китертте икән дип сораучыларга “Азатлык” радиосы өчен Ләйлә болай диде:

“Гадәти алып баручыларны чакырсам, ул гадәти хәл булыр иде. Миңа үзенчәлекле әйберләр ошый. Һәм мин алардан бик кәнәгать калдым. Халыкка да концерт бик ошады”, - диде ул.
Ләйлә Дәүләтова концерты Хәния, Хәмдүнә, Фидан, Айдар һәм яңа кабынган яшь йолдызлар нурында күмелгән иде. Татарстан, Башкортостанның, татар һәм башкортның уртак бәйрәменә әйләнде Актаныш кызы, яшь шагыйрә Ләйлә Дәүләтованың концерты.