Татар радиолары Бауман урамында бәйрәм итте

"Татар радиосы" тамашачылары

7 май – радио көнендә әлеге тармак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Гадәттә бу көнне радио хезмәткәрләре көндәлек мәшәкатьләр белән үткәрә иде. Быел исә май башындагы бәйрәмнәр рухын күтәрергә теләп, 7 майда Бауман урамында “Яңа Гасыр” һәм “Татар радиосы” бәйрәм чаралары уздырды.

"Яңа Гасыр" радиосы үзенең тыңлаучыларын Татар ашлары йорты каршындагы мәйданга сәгать 4 кә җыйды. Әмма ачык һавадыгы бәйрәм яңгыр явып торганлыктын бик тиз генә бетте. Алдан уйланылган бәйгеләр, уеннар һәм татар эстрада йолдызлары катнашлыгындагы концертның бер өлешен генә үткәрә алдылар. Әмма “Яңа гасыр” радиосы хезмәткәрләре күңелләрен төшерми, бәйрәмнең дәвамы 23 май көнне Бауман урамында булыр дип ышандырды "Яңа Гасыр" радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов:

“Яңа гасыр” тамашачылары
“Кызганычка каршы, безнең 7 майга планлаштырылган зур бәйрәм чарасы барып чыкмады. Яңгыр явып тору сәбәпле, программаның чиреген генә күрсәтә алдык. Безнең 44 җырчы чыгыш ясарга тиеш иде, нәтиҗәдә 12 се генә җырлады. Чарага 1200-1300 кеше килгән иде. Без моңа шатландык, әмма табигать шартлары гына безгә уйланылганнарны эшләп бетерергә ирек бирмәде. Без “Яңа гасыр” радиосы алып баручыларының шәхси әйбәрләреннән аукцион уздырырга планлаштырган идек. Әмма бездән генә тормаган сәбәпләр бар. Һәм шунлыктан, без 23 май, Татарстан матбугаты көне уңаеннан, Бауман урамында калган программаның иң кызык өлешләрен тамашачыларга тәкъдим итәргә җыенабыз”, - ди ул.

“Яңа гасыр” радиосы хезмәткәрләре җыенып кайтып киткәндә, Университет һәм Бауман урамнары киселешендә “Татар радиосы” үзенең һөнәри бәйрәмен тыңлаучылары белән башлап җибәрде. Әйтерә кирәк, тамаша башлануга 5 минут кала, яңгыр да туктады. “Татар радиосы”сының популяр алып баручылар Булат Бәйрәмов һәм Гөлназ Сәфәрова тамашачыларның күңелен күрде. “Татар радиосы”ның җитәкчесе Алмаз Миргаязов әйтүенә караганда, чараны 5000 артык кеше тамаша кылган. “Татар радиосы” өчен тамашаларга халыкны җыю кыен булмаса да, быел 23 май – Татарстан матбугаты көне уңаеннан үтәчәк чарада алар бәйрәм чаралары уздырмаячак икән.

“23 май көнне булачак бәйрәм чарасында без даими катнашып, зур концерт тамашалар уздырып килдек. Быел без бу чарада катнашмаска булдык. Шунлыктан, 7 майда уздырылган бәйрәм аңлы рәвештә булды. Бу көнне тамашачылабыз белән бергә рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Тыңлаучыларыбыз шактый күп килгән иде. Чыгыш ясаучылар махсус яшь аудитория өчен җыелган иде. Шуңа монда Албина, Мөнир Рахмаев, Румия Фәтхетдинова, Илвина, Булат Бәйрәмов, “Хомай” һәм башкалар чыгыш ясады”, диде Алмаз Миргаязов.

Менә шулай итеп, татар радиолары Казанның үзәк урамын тутырып тамашачылары белән бергә бәйрәм итсә, урыс телендә эшләүче бер генә радио да бу көнне мондый рухтагы чара уздырмады.