Быел да кырым татарларының 1944 елның 18 маенда Сталин тарафыннан тулаем рәвештә Кырымнан сөрелүе матәме искә алына. 16 майда Истанбул кырым татар оешмасы бинасында Төрек рәсми телевидениясе ТРТ Истанбул бюросы җитәкчесе Зафер Каратай әзерләгән “Кырым сөргене” исемле документаль фильм күрсәтелә. Шул ук көн ТРТ İnt каналында кырым татарларына багышланган махсус программа булачак. 17 майда Измир татарлары оешмасы профессор Надир Дәүләт тарафыннан биреләчәк “Татар сөргеннәре һәм Гаспринский” исемле конференциясе оештыра. Анкарада исә шул ук көнне Кырым Татар Оешмалары Федерациясе Ататөрек мавзолеена чәчәк бәйләме куеп шушы сөргенне искә алачак.