Узган атнада танылган язучы Чыңгыз Айтматов Казанга килгән иде.
Казанда язучы турында “Гасырдан да озынрак көн” документаль фильм төшерелергә тиеш иде. Шулай ук Чыңгыз Айтматовның республикага ике көнлек сәфәре кысаларында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашуы да ниятләнгән иде. Өстәвенә, язучы үзенең туганнары белән очрашып, Балтач һәм Кукмара районында булырга теләгән. Әмма 16 май көнне иртән Чыңгыз Айтматовның хәле начараюы сәбәпле, ул республика клиник хастаханәсенә озатыла.
Монда Чыңгыз Айтматовның хәлен Татарстанның әйдәп баручы медицина белгечләре даими рәвештә күзәтеп торып, кирәкле бөтен медицина ярдәмен күрсәтте. Әйтергә кирәк, Чыңгыз Айтматовны хастаханәгә салуга бәйле рәвештә, Казанга Кыргызстан республикасның Русиядәге илчесе Раимкул Аттакуров та килде.
Табиблар дөнья әдәбияты классигының хәлен бик авыр дип бәяли. Татарстан табиблары дәвалауның бөтен билгеле алымнарын да кулланып караган, әмма язучыны хәле тагын да начарланып киткән. Хәтта Татарстанның һәм Русиянең әйдәп баручы кардиологлары һәм невропатологларның консилиумын уздырырга туры килде. Язучыга бөер авыруы диагнозын куелган иде. Әмма яхшы якка үзгәрешләр булмаганлыктан дүшәмбегә каршы төндә язучыны Германиядә урнашкан клиникаларның берсенә дәвалануга озатканнар.