Сишәмбе көнне Казанда мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен Казан Кирмәне мәйданында төрле чаралар узды.
Бу чаралар ярдәмендә акцияне оештыручылар яшь буында тарихи һәм мәдәни һәйкәлләргә сакчыл караш тәрбияләп, туган җирләренә карата ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисен уятмакчы.
Билгеле булганча, Казан Кирмәне Русиянең җиде могҗизасы исемлегенә намзәт булып тора. Ул исемлек илнең җиде иң мөһим дип саналган тарихи урыннарын билгеләп, аны Русиянең “Алтын туристлык маршрутына” кертәчәк. Бүгенге көндә исә Казан Кирмәне бу исемлекнең алгы урыннарының берсен алып тора. Акциянең нәтиҗәсе 7 июль көнне билгеле булачак.
Балалар өчен оештырылган бу чараларны “Казан Кирмәнен кочагыбызга алыйк” дигән акция башлап җибәрде. Монда меңгә якын Казан балалары бер-берсе белән кулга-кул тотынышып Кирмәнне чорнап алды. Шул рәвешле балалар Кирмәнне кочакларына алды.
Шуннан соң исә “Казан Кирмәне – Русиянең җиде могҗизаларының берсе” исеме астында интелектуаль уен да үтте. Уен барышында балалар Татарстан һәм Казан тарихы буенча үзләренең белемнәрен күрсәтте.
Соңыннан яшүсмерләр иҗади сәләтләрен ача алды. Алар үзләре кулдан ясаган сувенирларны тәкъдим итеп, “Казан Кирмәне – туристик объект” дигән реклам ролигы бәйгесендә катнашты.