Быелгы Болгар җыены турында сәяхәтчеләр фикере

Быелгы Болгар җыенына җыелган халыкка Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бердән-бер мөфти сыйфатында тәкъдим ителде.
Беренчедән, халыкның моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә күпләп җыелуы. Икенчедән, динебез җитәкчелегендә олуг үзгәреш булуы.
Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның 1989-елда Шәһри Болгарда яңгыраган ялкынлы чыгышы әле дә хәтерләрдә саклана. Тик аның соңрак кайдадыр югалып торуы, аннан соңгы елларда аның чыгышлары һәм гамәлләре динебез җитәкчелеге арасында капма-каршылыклар тудырган иде. Һәм мондый мөнәсәбәтләр - соңрак Тәлгать хәзрәт тарафыннан оештырылган Шәһри Болгар җыеннарында да киң чагылыш тапты. Бигрәк тә Пермь өлкәсе мөфтиенең үз оппонентларын фаш иткән кискен сүзләре. Нәтиҗәдә Болгар җыеннары Тәлгать хәзрәт тарафдарлары өчен, пленумнар да оештырып, берләшү генә түгел - каршы якны ваххабизмда гаепләп, аларны фаш итүнең төп чарасына да әйләнгән иде.
Шөкер, дияргә дә буладыр: узган ике елда Татарстан хакимияте Болгар җыенында актив катнашып, үзара фаш итүләргә нокта куйды. Һәрхәлдә, Равил Гайнетдин, Тәлгать Таҗетдин, Госман Исхакый хәзрәтләренең сәхнәдә бергә басып торулары шулай кабул ителгән иде халык тарафыннан. Быелгы Болгар җыены башкарак мәгънәдә оештырылган булып чыкты: җыелган халыккка Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бердән-бер мөфти сыйфатында тәкъдим ителде. Ә Татарстан мөфтияте исеменнән Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт кыска гына сүз тотты.
Шәхси әңгәмәдә Госман хәзрәтне читләштерүнең сәбәбен аның ваххабизмга бирелгәнлеге белән аңлаттылар. Ә менә китаплар яндыруга өндәгән Вәлиулла хәзрәт Ягъкубны уяулыгы өчен мактау сүзе дә ишетергә туры килде.
Хәер, динебез җитәкчелеге даирәләрендәге үзгәрешләр гади халыкка әллә ни кагылмый: югарыда беләләрдер инде. Тик мондый үзгәрешләрнең аерым корылтай-пленумнарда түгел – гомум халык җыенында кабул ителүенә гаҗәпләнү, аптырау сүзләре дә ишетергә туры килде.

Болгарга халык үзе нинди максат белән килгән соң? Әстерхан, Пенза, Оренбур өлкәләреннән, Башкортостан һәм Татарстаннан килгән дин кардәшләребез мондый сорауга менә ниндирәк җаваплар бирделәр.
-Динебезне кабул иткән җирне күрергә.
-Тарихыбызны барлау, борынгы бабаларыбызны искә алу өчен.
-Иманымны ныгыту максатыннан.
-Изге җирләр белән танышу өчен.
-Әниемне алып килдем.
-Борынгы бабаларыбыз рухына дога кылу максатыннан.
-Садака өләшергә мәрхүм туганнарым рухына.
-Хәтер яңартырга, күңелне пакьларга.
-Изге җирдә тәүбә кылып, гөнаһлардан арынырга...