17 июньдә Уфаның "Юбилейный" мәдәният сараенда соңгы вакытта Башкортостан аграр университетының ректоры булып эшләгән Илдар Рәис улы Гыймаев белән хушлашу мәрәсиме булды.
Мәрхүмне озатырга меңнәрчә уфалылар, республика җәмәгатьчелеге вәкилләре килде. Башкортостан президенты Мортаза Рәхимов һәм республиканың башка җитәкчеләре Илдар Гыймаевның кардәшләренең кайгысын уртаклаштылар, мәтәм җыенында катнаштылар.
Илдар Гыймаевка 46 яшь иде. Ул Бишбүләк районы Ает авылында туган, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, туган районында инженер, хуҗалык җитәкчесе, район администрациясе башлыгы булган. Ул үзен яңа буын белгеч, яхшы икътисадчы итеп күрсәтте. Бишбүләклеләр Илдар Гыймаевның булдыклы җитәкче, кешелекле шәхес булуына игътибар иттеләр. Әтисенең туган авылы Аетта күренекле шагыйрь Фатыйх Кәримгә яңа музей бинасы төзү өчен мөмкинлекләрне читтән эзләмәде.
Илдар Гыймаев әнисенең туган авылы Азнайда атаклы башкорт режиссеры Булат Имашевка музей төзетте. Күпмилләтле төбәктә һәр халыкның рухи тормышына ихтирам һәм мәхәббәт аның үз холкында, үз гаиләсендә бөркелеп тора иде. Бишбүләк районы үзәгендә Башкортостанда бердән-бер чуваш театры да нәкъ Гыймаев районны җитәкләгән вакытта ачылды.
Моннан 9 ел элек 37 яшьлек Илдар Рәис улы Гыймаевны Башкортостан президенты администрациясенә эшкә алалар. Бер елдан ул республика язмышын хәл итүче иң мөһим шәхесләрнең берсе – президент администрациясе башлыгы булып китә.
Дәүләт тә, язмыш та аңа сынаулар җибәрә. 2002 елның җәендә Германия күгендә казага очраган очкычта Гыймаевлар гаиләсенең өлкән кызы Ләйсән дә була. Газиз баласын бөреләнгән вакытта югалткан ата-ананың кичерешләрен күз алдына китерү дә авыр. Илдар Рәис улының саулыгына да бәлки шушы вакыйга да тәэсир иткәндер. Соңгы 6 елда Илдар Гыймаев тормыш йөген тартты. Җәрәхәтле җанының сызлануын кешегә сиздермәде. Кечкенә улы Урал, кызлары Адилә һәм Гөлназ, хатыны Римма ханым белән бергә ул тормыш кадерен белеп, яшәү җепләренә тотынырга омтылды.
Илдар Гыймаев 4 ел Башкортостанның дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен җитәкләде. Узган елда республиканың аграр университеты ректоры вазифасына керешеп, заманча идарә итүче белгечләр әзерли башлады.
Илдар Гыймаев һәрвакыт китаплар яратты, фән белән шөгыльләнде. Туган Бишбүләк районында эшләгәндә, икътисад фәннәре кандидатлыгына диссертация яклады. Ә соңгы елларда Илдар Гыймаев хокук фәннәре докторы буларак танылды.
Республика белән идарә итүдә аның кебек югары әзерлекле җитәкчеләр сирәк очрый. Ике дистә ел дәвамында Гыймаев үткән тормыш юлы һәм ул күтәрелгән җитәкчелек баскычлары Башкортостан кебек зур республикага кирәкле иң олы идарәчеләрнең берсен үстерде. Тырыш, уңган, намуслы, кешелекле һәм тирән гыйлемле бу шәхеснең юлы аяныч рәвештә өзелде. Башкорт һәм татар каныннан ярылган бу кешене якташлары, республиканың иң абруйлы һәм намуслы кешеләре бервакытта да онытмас.
Кеше үлеме – һәрвакыт фаҗига. Бигрәк тә гомер уртасында гүр куенына салынган кеше язмышы аның якыннарының, бөтен халыкның йөрәген җәрәхәтли. Илдар Гыймаевны белгән кешеләр аның китүе белән килешә алмыйлар. Язмыш ни өчендер иң зирәк, уңган һәм бай рухлы затларны корбан итә.
Илдар Гыймаев Бишбүләк районының Ает авылына, Дим буендагы туган туфрагына кайтарыла. Аның белән бәхилләшү чәршәмбе көн, 18 июньгә билгеләнде.