Сарытау яшьләренең әйдәүчесе Рөстәм Гыйльметдинов фикеренчә, мондый уңышларның нигезе – җирле автономия рәисе Камил Әбләзовның юмартлыгы һәм барча татарларны да үз канаты астына туплау сәләте.
Рөстәм – Казан егете. Аны Камил Әбләзов махсус чакырып Сарытауга китергән һәм тиешле эшкә дә урнаштырган. Хәзер Рөстәм Яшьләр оешмасының җитәкчесе һәм гимназия мөгәллиме. Татар гимназиясе шәкертләренә ул дин сабакларын һәм гарәп телен өйрәтә. Аның өстәвенә 5 ел буе инде яшьләр оешмасын да җитәкли. Камил әфәнде исә бу оешманы да махсус офис белән тәэмин иткән.
Яшьләр оешмасының төп максаты – рухи һәм мәдәни тәрбия генә түгел, сәламәтлекне дә ныгыту. Моның өчен яшь буын спортка җәлеп ителә. Яшьләр эшчәнлегенә югары дин әһеле Мөкатдәс хәзрәт Бибарсов та сизелерлек ярдәм күрсәтә.
Сарытауда 15 ел элек “Идел” исемле беренче милли оешма туган. Ләкин хәзер барлык оешмалар да 10 ел элек булдырылган автономия канаты астында эшлиләр. Бердәмлек исә Камил Әбләзовның гаделлеге, юмартлыгы һәм югары абруе аркасында тәэмин ителә.
6 -7 ел чамасы элегрәк гимназия директоры Зәкия Саласкина гимназия бинасының кысанлыгы аркасында, укучы балалар санын арттыру кыенлыгына зарланган иде. 3 катлы бинаның ике каты гына бирелгәнгә, өченчесенә дә хуҗа булырга хыяллана иде ул. Бу очракта да шул ук Камил Әбләзов ярдәмгә килгән: бинаның өченче катын үз хисабына сатып алып, гимназиягә бүләк иткән.
Хәзер гимназия эше алга бара, диде Рөстәм Гыйльметдинов. Биредә 300дән артык бала укый. Камил Әбләзов исә һәр елны шушы гимназия һәм татар авылларының 20 чамасы укучысын төрле университетларга урнаштыруны да үз өстенә алган.
Авыллар мәктәпләре белән эш итүгә “Идел” оешмасына нигез салучыларның берсе Зөфәр Хәкимов алынган. Рөстәм фикеренчә, авылларда ана теле, милли тәрбия үзеннән-үзе иңдерелә. Дергач районының Сәфәр (Сафаровка), Вергаз авыллары үрнәк булып торырлык. 11 зур авыл бар.
Дөрес, аларның һәрберсен тулы бер районга тиңләп була. Барысында да чын татар гимназияләре эшләп килә. Һәр елда Казан оештыра торган олимпиадаларда Сарытау балалары җиңүчеләр рәтендә. Быел да Сарытау кызы ана теле буенча да, татар әдәбияты буенча да беренче урын яулап кайткан.
Монысы да безнең эшебезне күрсәтә ала, диде Сарытау яшьләре оешмасы җитәкчесе Рөстәм Гыйльметдинов.