Бу көннәрдә Татарстанда Александр Солженицын вафат булуы, Апас районында автобус авып дистәгә якын кешенең имгәнүе һәм Дмитрий Медведевның Казанга килү мөмкинлеге игътибар үзәгендә.
Русия Президенты Медведевның Татарстан халык шагыйре Роберт Миңнуллинның юбилее белән котлап, җылы хат җибәрүен әйтергә кирәк. Бу хатның тексты сишәмбе көнне рус телендә чыккан газеталарда басылып чыкты.
Солженицынның дусты татар
Агымдагы сәяси һәм икътисади вакыйгалар гади халыкны әлләни җилкендермәсә дә, алар игътибарга лаеклы. Миңтимер Шәймиев Александр Солженицынның язмышы һәм миссиясе турында күләмле белдерү ясады. “Интерфакс” хәбәрчесенә ул, бу шәхес турында әле озак бәхәсләшәчәкләр, диде. Фәрит Мөхәммәтшин да Солженицынның тормышы һәм карашлары турында зур ихтирам белән фикерен әйтте. Нибары, 30-40 ел элек кенә әлеге кадрларны тәрбияләгән сәяси система Солженицынны илгә һәм партиягә, Ленинга кизәнгән дошман итеп күрсәтә иделәр. Ә хәзер бигрәк тә дәүләт һәм сәяси фирка башлыклары бу исемгә һәм бу шәхескә сокланып, исләре китеп карыйлар.
Заманалар шулай үзгәреп тора. Гомәр Измайлов исемле татар кешесе Александр Солженицын белән бергә лагерда булганнар һәм аны язучы “В круге первом” романында Амантай Булатов исемле татар итеп чагылдырган. Гомәр Измайлов Солженицын белән Мәскәү төрмәсендәге фәнни-тикшерү институтында эшләгән. Шул вакытта ул “Архипелаг ГУЛАГ” романының беренче өлешенең кулъязмасын үз портфелендә иреккә алып чыккан. Солженицын төрмәдән чыккач, берничә тапкыр Измайловның өенә килеп, роман кулъязмасын алып киткән. Ул вакытта мондый кулъязмаларны саклау куркыныч булган, Солженицын белән Измайлов яшерен дус булып торганнар. Гомәр Измайлов 20 ел элек үлгән, аның энесе Наил Измайлов 2002 елда Солженицын белән элемтәгә кереп абзыйсы турында сөйләшкән.
Казан зыялылары татар язучылары арасында Солженицын кебек үк эзлекле рәвештә җитди сәяси һәм тормыш фәлсәфәсен саклаучы әдипләр бармы дип фикер алышалар. Бик авыр сорау бу, чөнки татарда Тинчурин, Ибраһимов, Аяз Гыйләҗев кебек репрессия корбаннары да бар, зур дәрәҗә алучылар арасында һәр сәяси чорга яраклашкан, хакимнәргә ләббәйкә куйган, урта кул талантлы куштаннар да җитәрлек.
Татарстан торак төзелешендә алдынгы
Татарстан быел торак төзелеше буенча Русиядә иң беренче урынга чыккан. Ел башыннан башлап 1 300 000 квадрат метр торак төзелгән һәм еллык күләмененң 62% тәшкил итә. Бу Мәскәү, Петербург һәм Краснодар краеннан гына калыша, ә кешеләр саны белән чагыштырганда, Русиянең беренче урында. Юллар төзүгә дә быел игътибар артты. Барлыгы 14 миллирд сум күләмендә эш башкарылачак. Шуның 3 миллиарды Русия бюджетыннан федераль юлларны төзәтү һәм ремонтлауга тотылырга тиеш. 8,8 миллиард сум Татарстан бюджетыннан. Төзелеш материалларына, комга, ташка бәяләр арта. Бүленеп бирелгән акчалар җитми, юллар һаман куркыныч хәлдә саклана.
Яңгырдан күлләр барлыкка килә
Дүшәмбе көнне 40 минут яуган яңгыр Ямашев, Адоратский, Лавреньев урамнарында күлләр хасил итте. Яңгырлар көчәю авыл кешеләрен борчый, чөнки икмәк мул үскән, аны җыеп алу кыен булачак. Актаныш элеваторына кергән инвестор белән бу төбәктәге авыл хуҗалыгы ширкәтләре уртак тел таба алмаган. Шуңа күрә Актанышта үскән икмәк Башкортостандагы Илеш районындагы Андреевкага һәм Бакалы элеваторына илтеп тапшырыла. Юл чыгымнары арта, чөнки машина һәм бензин бәясе кесәгә суга. Әйтергә кирәк, күрше республикада актанышлыларның 1 гектардан 45 центнер икмәк алганын үз күзләре белән күргәннәр. Буа һәм Норлат районнарында да уңыш шушы саннарга якын. Менә шулай, җирләр күрше һәм охшаш, хәзер инде Татарстанның икмәген кая куярга дигән четрекле сорау хуҗалык җитәкчеләренең башын авырттыра.
Татарстан ширкәтләрендә эш хаклары түләмәү очраклары һаман да еш очрый. Хәзерге вакытта эш бирүчеләрнең 1.5 мең кешегә бурычы бар, барысы 15 миллион сумга якын эш хакы түләнмәгән.
Татарстанда тагын бер бәла чыкты. СМС яздырып, таныш булмаган кешегә телефон аша шалтыраттырып, мобил телефон хуҗаларының акчаларын суырып алучылар табылган. Шуңа күрә хәзер теләсә ниниди чакыру буенча таныш булмаган номерга шалтыратсаң, телефоның чип-чиста, бер тиенсез торып кала.