Казан килене Сьюзен Эйзенхауэр Америка президенты сайлауларында демократларны яклармы?
Чит илләрдә яшәүче милләттәшләрнең иң абруйлылары арасында академик Роальд Сәгъдиев та бар. Совет заманнарында ул атаклы физика галиме, космосны тикшерүләр институты директоры, перестройка бащлангач СССР халыклары корылтаеның депутаты булды, шунда демократ рухлы төркемдә катнашты. Сәясәттә артык мөстәкыйль фикер йөреткән өчен ул Михаил Горбачев киңәшчесе вазифасыннан читләштерелгән иде.
Бүген ул Америкада яши, Русия фәннәр академиясе белән хезмәттәшлек итә, Казанда да еш була. Күптән түгел ул тагын Казанда булып китте. Бу юлы Роальд Сәгъдиев Ислам дөньясы академиясенең Казанда үтүче конференциясенә чакырылган иде. Биредә ул дискуссияләрдә катнашты, дуслары белән очрашты.
Татарстан вәкилләре Роальд Сәгъдиевка бигрәк тә игътибарлы булдылар. Аның белән Миңтимер Шәймиев очрашты, атаклы галим әтисенең туган ягы Буа районына кунакка барды. Буа шәһәрендә әле генә ачылган өр-яңа мәктәптә физика, математика фәннәрен тирәнтен өйрәтәчәкләр. Бу мәктәпкә Роальд Сәгъдиев исеме бирелү академикны гаҗәпләндерсә дә, ул ризалыгын бирде.
Без Роалдь әфәнде белән Ислам дөньясы фәннәр академиясе җыелышы вакытында очраштык. Роальд әфәнде Көнья Осетия һәм Грузия вакыйгалары турында үзенең фикерләрен җиткерде. Чыннан да катлаулы төен шул бу. Русия пропагандасын тәкърарлау да килешми. Башка төрле әйтергә фактлар һәм фикерләр кирәк. Роальд Сәгъдиев Кавказ каршылыгын акыл белән хәл итәргә кирәк, дип саный. Проблемаларны чишмәгән хәлдә озакка сузылган катлаулы талаш килеп чыгачак.
Татар кешесе, бигрәк тә чит илдә яшәсә төрле катлаулы һәм кызыклы язмыш маҗараларын күрә һәм үзе дә аларда катнаша. Казанда үскән татар егете Роальд дөньякүләм галим була, олыгайгач, бала чагалары үсеп җиткәч яңа тормыш башлады. Ул элекке Американың президенты Дуайт Эйзенхауэрның оныгы Сьюзен ханым белән мәхәббәт җепләре бәйләде. Менә ничә ел инде алар бәхетле пар булып яшиләр.
Инде 70 яшен тутырган галим егетләрчә җитез, аның фикерләре төгәл һәм тирән. Җыелышлар вакытында Роаль әфәнде тиз генә интернет үзәгенә кереп хәләл җефете Сьюзен Эйзенхауэр белән электрон хат язышып ала. Сьюзен киленебез сәяси фәннәр белән мавыга. Нәкъ шул көннәрдә ул демократларның Денверда үтүче фирка конференциясендә катнашкан. Гаҗәп, ничек инде ул гомер буе республика фиркасен яклаган Эйзенхауэр нәселе алай демократлар арасына кереп китә? Сьюзен Эйзенхауэр нәкъ шушы арада гына республикан фиркасеннән чыгуы турында игълан иткән.
Казан килене Сьюзен шулай ишәк һәм фил арасында йөреп бәләгә очрый күрмәсен дип борчылдык.
Алла сакласын, Америкада киленебезнең кайсы фиркане яклавын сөйләп, гөнаһка керәсе килми. Элегрәк Сьюзен ханым элек Ирак сугышын башлаучы башлыклар каршы чыккан иде. Андый дөрес булмаган фикерләре өчен Русиядә аны бәлки утыртып та куярлар иде. Ә Роальдның кәләше исән-имин йөри, хәтта ата-бабалары үз итмәгән деаократик фирка корылтаена да бара. Һәм Казандагы сөйгән иренә сәгать саен хат язып тора.
Ә нәтиҗәсе шулай, Миңтимер Шәймиевның “Булдырабыз!” шигарен кулланган намзәт Барак Обаманың тагын бер яклаучысы татар килене хисабына тагын бер кешегә арткан. Әлбәттә, казанлылар өчен Америкада кемнең өскә үрләве мөһим түгел. Шулай да, үз илендә булмаса, һичьюгы кардәшләр яшәгән илдә булса да, ниндидер сайлауда катнашу, демократия турында уйлау кызык булып күренде.