Әфган министры британ хәрби җитәкчесе сүзенә каршы

Әфган саклану министры Габдерәхим Вардак Әфганстандагы Британия көчләре җитәкчесе Марк Карлтон-Смитның Талибанга каршы сугышта җиңү мөмкин түгел дигән сүзләренә ризасызлык белдерде.

Вардак әфган хөкүмәтенең һәм барлык халыкара җәмәгатьчелекнең максаты террорга каршы сугышта җиңү диде.

Карлтон-Смитның әйткәннәре Британиянең Sunday Times газетында басылып чыккан иде.

Карлтон-Смит Талибан белән сөйләшүләр турында уйланырга вакыт ди.