Алабуга янындагы Сингапур

“Алабуга” махсус икътисади зонасы - икътисад, эшкуарлык өчен оҗмах дияргә була.
“Зона” дигән сүз төрмәдә утыручыларга яхшы билгеле. Чәнечкеле бина артында урнашкан аерым бер утрау, башка күрше тирә җирләреннән үзгә, бөтенләй башкача яши торган колонияләрне зона дип йөртәләр. Язмыш кушкач, төрмә зонасына да, радиация зонасына безнең кардәшләр барып чыккалый. Ә менә махсус икътисади зона дигән нәрсәне татар-башкорт җәмәгатьчелеге белеп бетерми. Бу алдагы зоналар кебек хәтәр түгел, киресенчә икътисад, эшкуарлык өчен оҗмах дияргә була. Яхшырак аңлар өчен Сингапурны искә төшерик.

Һиндстаннан да ераграк, океаннар арасында урнашкан кечкенә дәүләт бер генә калага урнашса да, дөньяның иң бай илләреннән калышлмый. Биредә эшкуарлар салымны кимрәк түлиләр, шуның өчен инвестицияләр күп килә. 25 ел эчендә Сингапур танымаслык булып үзгәргән. Анда электроника, яки башка кирәк-яракны шалкан бәясенә алып була диләр.

Ә менә Алабуга махсус икътисади зонасы кайчан Сингапурга әйләнер? Гомумән җайланырмы андагы хәлләр? КамАЗ заводлары яныннан җилдереп Чаллыдан чыгып Алабугага 10 минут эчендә барып җитәсең һәм атаклы Елаз заводы тирәсен үтеп киткәч, матур зәңгәрсу буяуга буялган капкалар, заманча биналар күрәсең. Менә шул инде Алабуга зонасы.

2005 елда кабул ителгән федераль канун нигезндә модый икътисади зоналар зур булмый, 20 квадрат километрдан кимрәк. Һәм шушы дәүләт эчендәге дәүләттә халык яшәмәскә тиеш. Эшкә йөрсәң йөре, әмма торган җирең авылда яки шәһәрдә булсын.

Алабуга махсус икътисади зонасында эшләүче резидентлар шушы муниципаль берәмлектә яки Алабугада Русия юридик заты булып теркәлергә тиеш. Зонага кергәндә һәм чыкканда таможня чиге бар. Ягъни малыңны төяп, шушы буш басуларга кергәч, аның бәясе дә, салымы да үзгәрә. Русиядә төзелгән махсус икътисади зоналар өчен федераль салымнарны федераль үзәк киметә, төбәк һәм җирле саламнарны урындагы хакимият үзгәртә ала. Мондый зоналарны Калининградта, Краснодарда, Ставропольдә, Алтайда, Липецкида, Иркутскида һәм Петербургта төзегәннәр. Якын арада диңгез порты яки аэропорты булган тагын берничә төбәктә Ульяновскида, Красноярскида, Хабаровски краеның Советский гавань портында зоналар ачылачак. Резидентлар шушы төбәкләрдә хәзер үк 13 миллиард сум акча керткәннәр һәм 5000 эш урыны булдырганнар.

Әйтергә кирәк, мондый зоналарның берсендә дә социаль инфраструктура, юллар, торак йортлар төзелмәгән. Шулай да буш даладагы зонада машиналар һәм төрле җиһазлар чыгарыла. Әйтик, Алабуга зонасында Севрсталь-авто корпорациясе төзегән ике уртак ширкәт автомобильләр җыя. Японнар һәм итальяннар үз машиналарының сөяк- санакларын монда китерә. Нәтиҗәдә, шушы елның ахырына кадәр Алабуга зонасында 7 000 данә ISUDZU йөк машинасы һәм 10 000 ҒIAT DUKATO микроавтобуслары җитештерелә. Ул машиналар монда ясаламы, әллә тимер-томыр чит илдән китереп, отвертка белән генә җыеламы, әйтеп булмый.

Шулай да мондый кызыклы һәм акча эшләүдән файдалы гамәлләрдән авылда иген үстерүче һәм мал караучы татар-башкортлар да читтә тормаска тиештер. Мондый зоналарда эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк соң? Танышлык яисә ришвәт ярдәмендә урнашыргамы? Гомумән дәүләт эчендә дәүләт булган Алабуга зонасы Татарстан аборигеннарына – монда яшәүчеләргә ничек карый? Шуны белешергә дип зур юлдан уңга таба кереп зур зәңгәр бина янына туктадык.

Шимбә көн булу сәбәпле монда эшләүче юк диярлек. Әмма безнең бәхеткә Алабуга максимум икътисади зонасының җитәкчесе урынбасары Игорь Носов үз урынында булып чыкты. Бөтендөньяга ишетелә торган татар-башкорт радиосы исеменнән мөрәҗәгать иткәч, Игорь әфәнде урмага чыгып, безне каршы алды һәм эш бүлмәсенә үткәрде.

Игорь Носов

Баскетболист буйлы, чырае белән атаклы олигарх Абрамовичны хәтерләткән бу яшь кенә егет хәзерге заман кешесе икән. Галәмәт зур бүлмәсендә төрле компьютерлар, 7-8 телефон, ә ял итү бүлмәсенең ишеге ачылганда андагы электроорган һәм электрогитарасы күренеп калды. Күршедәге бүлмәлләрнең берсендә теннис өстәле дә бар. Игорь Носов моңа кадәр халыкаара бизнес белән шөгыльләнгән, хәзер чит ил инвесторлары белән көн саен сөйләшүләр алып бара. Зонада эшләүчеләр, бигрәк тә җитәкчеләр өчен таләп, инглизчә белү, белү генә түгел су кебек эчү кирәк булып чыкты.

Форсаттан файдаланып без, Казанда үскән һәм укыган Игорь Носов белән татарча сөйләшергә тырышып карадык. Ни гаҗәп, Игорь әфәнде уңайсызланып булса да татарча җавап бирде.

Шулай итеп, шәһәр мәктәбендә укыган, шунда ук югары белем алган Игорь Носов Алабуга махсус икътисади зонасының җитәкчесе урынбасары булып эшли. Ул чит телләрне, республиканың дәүләт теле булган татар телен белү табигый хәл дип саный. Чыннан да аның үз эше турында җыйнак кына итеп сөйләве тел яшермәве, ата-бабалар телен белүе гадәти хәл булырга тиеш.

Ә безнең моңа гаҗәпләнү, үзе бер шаккатыргыч хәл бит. Ләкин бу шулай, ул гаҗәпләндерә, хәер кыр уртасындагы күзгә күренми торган дәүләт һәм томажня чиге, анда чыгарыла япон, итальян машиналары, 7-8 корпорация белән эшләүче зонаны җитәкләгән озын буйлы Казан егете барыбер гаҗәпкә калдыра. Чыгып китәр алдыннан Игорь кулланган ”гөмрә” сүзенең нәрсә аңлатуын сорадым. “Таможня шул була инде,”- дип көлде Игорь Носов. Күрәсең, аңа француздан кергән «таможня» сүзен татарча сөйләгәндә куллану җайсыздыр. Татарча сөйләшкәндә Игорь халыкара терминнарны торки телләрдән ала. Читтән инвестицияләр алучы заманча егетнең бу гадәте начар түгел. Яшәгән җирен онытмый ул.