Украинада 7 декабрьдә яңа парламент сайлана

Украина президенты Виктор Ющенко парламентны таратып 7 декабрьгә яңа сайлау игълан итте.

Соңрак ул телевидение аша ил халкына мөрәҗәгатендә премьер-министр Юлия Тимошенконы үз хакимиятен арттырырга тырышып дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртмауда гаепләде.

Хакимият коалициясе таркалганнан соң парламенттагы сәяси көчләр тиешле вакыт эчендә яңа коалиция төзи алмады.