Маркеловның үтерелүенә Сембер хокук яклаучылары да битараф калмады

Игорь Топорков Сәяси корбаннар һәйкәле янында ялгызы гына пикетка чыкты. Кулындагы шигарендә “Маркеловны үтерүчеләрне табуыгызны таләп итәбез” диелгән.
Ялгыз чыгуы – моның өчен рөхсәт сорап маташмау теләгеннән. Шулай да пикетчы янында дистә ярым чамасы аның фикердәшләре бар иде. Пикетның максатын Игорь болай дип аңлатты:

“Хокук яклаучыларны һәм хакимияткә каршы чыгучыларны үтерүләргә халык игътибарын җәлеп итү. Әлеге үтерүне оештыручыларның кем булуында фаразлар күп, барысын да әйтеп тормыйм. Әмма моның артында Буданов тора дип уйламыйм. Минемчә, Чечня өчен популяр кешене үтереп, халыкның игътибарын илдәге икътисади кризистан читкә юнәлтү өчен, махсус хезмәтләр оештыргандыр. Тагын бер фараз бар: бу – чечен тейпларының да провокациясе булуы мөмкин”.

Пикетчы янында бердән-бер татар кешесе Мөнир Насыйров та бар иде. Ул әлеге җинаятьнең максаты турында ни уйлый икән соң?
“Минемчә, моның гап-гади провокация булуы да ихтимал. “Симбирский курьер” газетасының бер язмасы да шундый фикер тудыра ала. Газетада Будановның азат ителүе сәяси заказ дип аталды. Мәсьәлә Будановка кагылганга, аның турында да бер-ике сүз әйтеп үтәсе килә. Биргәннәр икән 10 ел – утырсын иде вакыты тулганчы! Аның үкенмәве турында төрмә сакчылдары да әйттеләр бит инде. Вакытыннан алда азат ителү өчен ристаннан иң башта тәүбә кылу, үкенү хисе булырга тиеш. Икенче яктан ул үтергән корбан ягы да риза түгел – үкенмәгән кешене гафу итеп, аңа азатлык бүләк итү мөмкин түгел бит инде. Мантыйкка да сыймый”, дип җавап бирде ул.

Мөнир Насыйров үтерелгән Станислав Маркелов турында да үз фикере белән бүлеште: “Якын таныш дип әйтә алмыйм. Шулай да Мәскәүдә булганда еш очрый иде ул. Митинг, съездларда чыгыш ясаганын күрмәдем. Ул оештырган матбугат конференциясендә булганым бар. Ул эш кешесе идее”, дип уртаклашты ул.