Гуантанамодан Русиягә кайткан кешеләргә яшәргә көн бирмәделәр. Кайсыларын үтерделәр, кайсыларын кабат төрмәгә яптылар, кемдер чит илгә китте.
Америкадагы шушы төрмә ябылган очракта андагы тоткыннарның киләчәге нинди булыр? Аларның туганнарын да, тоткыннарның үзләре дә шушы сорау борчыйдыр. Аеруча Русиягә кайтырга тиешле Чаллы кешесе Равил Минһаҗев һәм аның әнисе Зөһрә апа, туганнары кыен хәлдә калды.
Зөһрә апа Гуантанамо төрмәсендәге улын көтә
2004 елда Гуантанамо төрмәсендә берничә ел утырганнан соң, җиде Русия кешесе азат ителеп, туган илләренә озатылды. Шуларның өчесе Татарстаннан, икесе Кабарда-Балкардан, берсе Башкортостаннан тагын берәү Чиләбедән. Чаллыдан Равил Гомәров бүген Сургут төрмәсендә, Бөгелмәдән Тимур Ишморатов Киров өлкәсе Верхнекама төрмәсендә утыра. Чаллыдан Айрат Вахитов эзәрлекләүгә түзә алмыйча, чит илгә китү әмәлен тапкан.
Нальчикка кайтканнар да кыеннан башканы күрми. Руслан Одижаевны 2006 елда мәчеттән чыгып барганда атып үтерәләр. Рәсүлне дә кайтуга төрмәгә утырталар һәм әнисе Фатыйма әйтүенчә, хәзерге вакытта каты кыйналып төрмә шифаханәсендә ята. Болар хакында “Азатлык” хәбәрчесенә Гуантанамодан азат ителгән Чаллы кешеләренең әниләре сөйләде. Шуларның берсе Равил Гомәровның әнисе Сәрия Гомәрова.
Равил Гомәров
“Гуантанамодан кайтуга Равилне Пятигорскидагы төрмәгә ябалар. 2-3 ай шунда булалар. Аннан кайткач бер айлап ял итте, рәтле эш таба алмагач, иске машинабызда кеше ташып көн күрә башлады. Шул вакытта да органнар күзәтеп торган аны.
Ул чакта Бөгелмә төрмәсендә бер төркем мөселманнар утыра иде. Равил аларның туганнарының сүзен тыңлап, берничә тапкыр төрмәгә барып ашау-эчү илтә. Бөгелмәгә барган өчен органнар аны кисәтә.
2005 елда Бөгелмәдә булган шартлауны башта аны көнкүреш шартлавы диделәр. Ә аннары Равил белән иптәшләренә сылтадылар. 2 апрельдә аларны кулга алдылар. Сентябрь аенда мәхкәмә булды. Мәхкәмә утырышчылары аларны бертавыштан гаепсез дип табып, мәхкәмә яклау карарын чыгара. Прокуратура исә яңадан кассацион шикаятъ бирә.
2006 елның 12 маенда булган мәхкәмәдә элекке утырышчыларның берсе дә бумый. Яңа мәхкәмә Равил Гомәровка - 19 ел, Фәнис Шәйхетдиновка - 17 ел, Бөгелмәдән Тимур Ишморатовка 15 елга төрмәгә яба. Кабат-кабат мәхкәмәгә бирә торгач Равилнең төрмә вакытын 9 ел ярым калды. Башкаларныкы да кимеде. Аларны терроризмда гәепләделәр.
Равилне Сургут төрмәсенә җибәрделәр. Әле 6 елы бар. Күрешәсе килә, ләкин хәл дә акча да юк. Пенсия акчасына булган кадәр посылка җибәреп торабыз. Равилнең 4 баласы бар. 2007 елда хатыны авариягә очрап вафат булды. Төрмә якынрак булса, балалар әтиләре белән күрешә, сөйләшә алырлар иде.
Картаймыш көнебездә безне караучы да, балаларга ата да кирәк”, - диде Сәрия Гомәрова.
Айрат Вахитов
Гуантанамода булып Чаллыга кайткан Айрат Вахитовның әнисе Әминә апа гомере буе эштә була. Картлык көнендә ул да ялгыз калды. Малае Айрат кайтканнан соң эзәрлекләүгә түзә алмыйча, Русиядән чыгып китә. Гуантанамодан кайтканнарның язмышы хакында Әминә Хәсәнова беркадәр хәбәрдар.
“Аннан кайтучыларның язмышы бик авыр булды, аларны гел эзәрлекләп тордылар. Яшәргә көн бирмәделәр дисәк тә була. Аннан соң төрмәгә утыртулар башланды. Улым Айратны да берничә тапкыр яптылар, аннан чыгардылар. Анда да гел тикшереп тордылар. Шуннан ул читкә китәргә мәҗбүр булды.
Нальчикка кайткан Руслан Одишаевны атып үтерделәр. Тагын берсен кайтуга төрмәгә яптылар, хәзер төрмә болницасында авыр хәлдә, диде әнисе Фатыйма. Гуантанамода калган Равил Минһаҗевның әнисе Зөһрә бик борчыла. Чөнки кайтулары бик куркыныч бит. Минһҗевны кайсы илләр кабул итәр Аллаһе Тәгалә үзе белә”, диде Әминә Хәсәнова.
Равил Минһаҗев Гуантанамо төрмәсеннән азат ителеп, Русиягә кайту ихтималы бар. Моңа Зөһрә Минһаҗева да, Сәрия һәм Әминә апалар да шатлыкларын белдермиләр. Әминә Хәсәнова Гуантанамодан кайткан Чиләбе кешесе Рөстәмнең хәзер Иорданиядә, Башкортостан малае Шамилнең шулай ук чит илдә булуын әйтте. Ул аларның фамилияләрен искә төшерә алмады.