Русия дәүләт думасы депутаты Николай Езерский генераль прокурор Юрий Чайкага мөрәҗәгать күндергән.
Анда ул Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьев эшенең дөрес тикшерелүенә шик белдерә. Аның сүзләренчә, тикшерү төп заказчыларны күрмәмешкә салыша. Изместьев төп заказчыларны Башкортстан президентының якыннары арасыннан эзләргә кушса да, аны игътибарга алучы юк.