Киевта яшәүче тыңлаучыбыз Хәдичә Мусина “Азатлык”ка шалтыратып үзенең фикерләре белән бүлеште. Ул бүгенге шартларда татар халкының, аның тарихи ватанының милләткә ничек тәэсир итүе турында уйлана.
Газет-журналлар, радио, телевидение каналлары сан ягыннан арткан саен, аларны эзләп табу, хәбәрләр һәм дөнья хәлләре турында белешеп тору кыенлаша. Татарстандагы җирле каналларда ретрансляция ябылгач, “Азатлык”ны югалткан милләттәшләребез әле дә тынычлана алмый. Шулай да интернет аша, яки кыска дулкынлы радиоалгыч ярдәмендә “Азатлык”тан аерылмаучылар очрап тора. Бу атна башында Киевта яшәүче Хәдичә апа Мусина радионың Казан студиясенә шалтыратты. 4-5 ел элек ул Казанда кунакта булып, телефоннарны язып алып киткән иде. Тыңлаучы апабыз югалгандыр инде дип торсак, ул көн саен “Азатлык” радиосына куанып яши икән.
“Мин 18 ел дәвамында “Азатлык” радиосын даими тыңлыйм. Кайбер тапшыруларны хәтта тасмаларга яздырып алам. Аннары таныш татарларга шуларны телефон аша, яки кунакка чакырып тыңлатам”, ди Хәдичә ханым.
Кеше хәзер ни өчен радио тыңлый, нинди телевидение каналларын сайлап ала? Берәүләргә эстрада, икенчеләргә маҗаралар яки сәясәт кирәк. “Азатлык”ны күптән тыңлаучыларга иң беренче чиратта милләт, аның тарихы, милләт язмышы турында мәгълүматлар, билгеле галимнәрнең төпле фикерләре кирәк. Якшәмбе саен эфирга чыга торган түгәрәк өстәлләргә исе киткән, шаккаткан тыңлаучылар бардыр дип уйламый идек. Хәдичә Мусина менә шул түгәрәк өстәлләрне яратып тыңлый икән.
“Түгәрәк өстәлләр бик күңелле уза. Әйтик, соңгы Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тулуга багышланган тапшыруда Хатыйм Миңнегуловның татарча сөйләгәненнән ләззәт алып утырдым.
Әйтергә кирәк, сезнең кайбер тапшыруларда татар милләте һәм аның теле бетә дигән фикер яңгырый. Мин моның белән килешә алмыйм, бу дөрес сүз түгел. Начарлыкны сөйләмичә, кешенең күңелен күтәрә торган тапшырулар әзерләргә кирәк”, дип үз киңәшләре белән уртаклашты тыңлаучыбыз.
Татарстаннан еракта Украинада яшәүче Хәдичә Мусина туган ягы Сабан районы Сатыш авылын онытмый. Казан шәһәре аңа бигрәк тә газиз. Туган яктан як булган өчен генә түгел, ә милләт мәркәзе булганга.
“Татарстан бөтен дөньяны, халыкның аңын үзгәртте ул. Сез анда яшәгәч моны сизмисез, ә мин читтә торгач, ул миңа күбрәк күренә. Халыкта канәгатьләнү хисе юк. Булганга шөкер итеп яшәргә кирәк. Бүген Казан күзгә күренеп үсә бара, бер килгән кеше икенче килгәндә танымый.
Татарстан тормышын мин бары тик “Азатлык” радиосы аша гына белеп торам. Сезнең тапшырулар татар халкының кайда яшәвенә карамастан, бик кирәк”, диде “Азатлык” радиосын күп еллар буе тыңлаган Хәдичә Мусина.
Аның сүзләренә караганда, “Азатлык” аңа татар булып яшәргә ярдәм итә. Украина башкаласы Киевта аңа кирәкле сыйфаттагы рухи, мәдәни азыкны бары тик “Азатлык” кына җиткереп тора. Заманында Украина нефть тармагында эшләгән Хәдичә апа бүгенге тормыш арбасыннан да төшеп калмаска тырыша. Нәкъ 55 ел элек эфирга чыга башлаган “Азатлык” тапшырулары кебек.