Бер төркем башкорт җәмәгатьчелек оешмалары Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка мөрәҗәгать күндерде.
Алар президенттан Идел-Урал төбәкләре җәмәгатьчелеге вәкилләренең җыенын уздыруны сорый. Башкорт оешмалары март аенда Башкортстан, Татарстан, Мари иле, Мордовия һәм Чувашстан республикалары вәкилләрен җыеп милли хокуклар мәсъәләсендә сөйләшү үткәрергә чакыра.
Мөрәҗәгатьтә бу чараның мәгарифтәге милли компонентны, илнең федераль төзелешен саклау өчен үткәрергә кирәклеге әйтелгән. Әлеге документны “Урал” башкорт халык үзәге, “Күк бүре” һәм “Актамыр” оешмалары рәисләре имзалаган.