Рәсми Уфа "экстремист" сәхифәләрне ачтырмый

Уфа прокуратурасы шәһәрнең интернет белән тәэмин итү ширкәтләренә "экстремистик" эчтәлектәге кайбер сәхифәләргә керүне тыю күрсәтмәсен җибәрде.

"Кара" исемлеккә "Аhmadov.biz", "Чечен-пресс", "Чечен Таймс", "Җамаат Шариат", "Имам-ТВ" һәм "Кавказ Центр" сәхифәләре кергән.

Белгечләр бу сәхифәләрнең эчтәлеге милләтара низагларга чакыра, дигән нәтиҗәгә килгән. Уфаның интернет белән тәэмин итүче 11 ширкәт үз кулланучыларын бу сәхифәләргә керүен тыйды.

Ширкәтләрнең берсе – "Башинформсвязь" үз кулланучыларын "Уфа губернская" сәхифәсендә дә кертми. Моны ул техник сәбәпләр белән аңлата.

"Уфа губернская" сәхифәсе АКШның Аризона штатында теркәлгән, аның хуҗасы билгесез. Сәхифәдә Башкортстан хакимиятләренә карата тәнкыйтьле мәкаләләр басыла.