Татарстан бурычка акча алды

Русиянең финанс министрлыгы ел башыннан бирле төбәкләргә 15 миллиард сумлык кредитлар бирде. Бу хакта бүген министр урынбасары Антон Силуанов белдерде.

Быел төбәкләрдә бюджетларга керем 18%, чыгымнар 5% кимер, дип фаразлана.

Кредитны Татарстан, Свердлау һәм Кемерово өлкәләре, шулай ук башка кайбер төбәкләр алган.

2009 елга кабул ителгән бюджет кысаларында төбәкләргә 3 елга кадәр 150 миллиард сумлык кредитлар биреләчәк.

Мәгълүм булганча Татарстанда гыйнварда бюджетка җыелган салым күләме 79% кимегән.