Бала иминлеге арзан тормый

Узган ел Татарстан юл казаларында 37 бала үлгән. Аларның күпчелеге транспорт юл һәлакәтенә очраган. Республиканың юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәте бер ай дәвамында тикшерүләр уздыра.
Баланы утыртып йөрткән машинада махсус җиһазлар булмаганнарга 500 сум штраф каралган. Казанның Совет районы пропаганда бүлеге инспекторы Илсөяр Сафина сүзләренчә, ата-аналар махсус җайланмалар булмауны төрле сәбәпләр белән аңлата.

“Кайберләре ул җиһазларның кыйммәт булуын әйтә, икенчеләре “минем балам таза һәм махсус урындыкка сыймый ди”, өченчеләре күрше баласы дип акланырга тырыша, бала инде 12 яшьтән узган диючеләр дә бар”, диде көн дә Совет районына тикшерүгә чыгучы милиция майоры Сафина.

Тикшерү, ягъни икенче төрле әйткәнә “Бала төп юлчы” дигән акция март ае дәвамында Татарстан юл хәрәкәте иминлеге дәүләт хезмәте тарафыннан оештырыла. Һәм күбрәк балалар бакчалыры, мәктәпләр янында уза.

“Узган ел 25 бала нәкъ транспорт казасында үлде. Алар машинада барганда махсус җиһазлар белән эләктерелмәгән булган. Быел исә шул ук сәбәп белән тагын 2 баланы югалттык”, диделәр юл иминлеге дәүләт хезмәтендә.

Билгеле булганча, машинадагы һәр 12 яше тулмаган бала махсус җайланмалар ярдәмендә беркетелергә тиеш. Әмма ата-аналар арасында моның белән килешмәүчеләр дә шактый. Мисал өчен, Ләйсән Вәгыйзова машинага куя торган урындыкларның шактый кыйммәт булуын әйтә. Ә аны бала үскән саен яңаны, ягъни зурракны алып торырга кирәк. Күп кенә гаиләдә исә әле ике бала.

“Берәр юл казасы булса баланы ул гына саклап кала алмый. Бу штраф алуның чираттагы бер ысулы”, дигән фикердә тора ул.
Милиция майоры Илсөяр Сафина исә балалар өчен бу җайланмаларны прокатка да алырга була, ди. Махсус урындыклар өчен ярты елга 300 сум түләргә кирәк икән. Ә инде баласы әлеге урындыкта утырасы килмәгән ата-аналарга иминлек каешына беркетелә торган махсус җайланма алырга киңәш итәләр.

“Тикшерү вакытында без аңлату эшләре дә алып барабыз, төрле белешмәлекләр бирәбез. Әлбәттә кризис заманында 500 сум штрафны беркемнең дә түлисе килми. Хәтта мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәбез дип тә әйтүчеләр бар. Әмма без барысын да кануни эшлибез”, ди Сафина.