Ягулык-энергетика тармагыннан “колак кагу”

Ягулык-энергетика тармагын “Система” корпорациясенә сату игътибар үзәгендә кала. “Система” 4 нефть эшкәртү ширкатенең кыйммәтле кәгазьләрен 2,5 миллиард долларга сатып алган иде.
Республика президенты бу вакыйганы “икътисади көрчек чорында файдалы адым” дип белдерде. Башкортстанның берләшкән оппозициясе моңа шик белән карый. Оппозициянең 1 апрель үткән җыелышында Башкортстан президентына мөрәҗәгать кабул ителде. Анда бу акчаның республика казнасынамы, яки аерым кешеләрнең кесәләренәме керүе соралган.

Берләшкән оппозиция башы Рамил Бигнов сүзләренчә, бу документка тиз арада җавап алынмаса, алар Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәчәк hәм Рәхимовка ышаныч күрсәтмәү белдерәчәкләр.

Рамил Бигнов Башкортстан президенты итеп “Система” корпорациясе башы Владимир Евтушенко булу мантыйкка туры килер иде, ди. Аның сүзләренчә, республиканың төп байлгын сатып алган икән, аның 4,5 миллион халкы турында да уйларга тиеш.