Башкорт оешмалары Мәскәүне кисәтә

Башкортстанның башкорт милли оешмалары милли компоненты һәм федерализмны яклап меңләгән кеше катнашлыгында урам җыены оештырды

Киләсе атнаның шимбәсендә генә үткәрелергә тиешле каршылык чарасы шулай итеп бу атнада ук узды. Әлеге җыенны Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты киләсе атна азагында үткәрү өчен гариза язган булган. Әмма, һич уйламаганда, бүген үтте ул. Аның алдан үтәчәге бары тик башкорт милли оешмаларына гына мәгълүм булуына шик юк. Ни өчен дигәндә, шимбә иртәсенә үк, Башкортстанның ерак кына урнашкан саф башкорт районнарыннан автобусларда да шушы каршылык чарасында катнашучылар китерелгән иде.

Урам җыены Уфа шәһәре хакимияте бинасы каршында, Ленин исемендәге мәйданда, үтте. Анда һич күрелмәгән санда кеше – 2000 гә якын халык килгән булып чыкты. Байтак яшьләр төрле шигарьләр тоткан иде. “Мәгарифтә милли-төбәк компоненты саклансын”, “Русия фдерализм белән генә исән калачак”, “Башкортстан үз бюджетын үзендә калдырсын” кебек шигарьләр тотып торды мәйдандагы яшьләр.

Урам җыенына җитәкчелекне Бөтендөнья Башкорт корылтаеның үз кулына алганлыгы шик уятмады бүген. Башкорт корылтае Башкарма комитетының рәисе итеп тагын да ике көн элек кенә сайланган Румил Азнабаев каршылык чарасын ачты һәм алып барды. Әмма җыенда башка милли оешмалар да катнашты. Шунысы дикъкатьне җәлеп итте, анда татар милли оешмалары вәкилләре генә күренмәде.

Оппозиция көчләреннән аермалы буларак, башкорт милли оешмалары республика хакимиятләренә каршы түгел, ә аларны яклап чыгыш ясады. Бу җыенда аеруча Мортаза Рәхимовка һәм республика Хөкүмәтенә ышаныч белдерелде.

Җыен азагында анда катнашучылар Русия президентына, шулай ук халыкара оешмалар җитәкчеләренә башкорт халкы проблемаларына һәм милли мәсьәләләргә игътибар итүне сорап мөрәҗәгать-резолюция кабул итте. Румил Азнабаев, әгәр аларның мөрәҗәгатенә колак салмасалар, мондый ризасызлык күрсәтүләр һәр атна азагында оештырылырга мөмкин, дип искәртте.

Башкортстан Берләшкән оппозициясе дә бу атна азагында, шимбә көнне Уфада урам җыены оештырырга тиеш иде. Әмма Уфа шәһәре хакимияте бу чараны үткәрергә рөхсәт бирмәгән. Митинг өчен рөхсәт сорап язылган гариза дөрес төзелмәгән дигән сылтау белән җавап биргән башкала түрәләре. Бүген башкорт милли оешмалары иркен рәвештә үз җыенын оештыру өчендер, бәлки, оппозиция оешмаларына каршылык чарасы үткәрү өчен, рөхсәт бирелмәгәндер дә, ди бәйсез оешмалар вәкилләре, шул исәптән, БР Берләшкән оппозиция килештерү шурасы рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин.

Хәзер инде республика оппозициясе шушы урам җыенын 1 май көнне үткәрергә ниятли. Аның өчен рөхсәт алуга барлык документлар да тапшырылган инде.

Оппозиция көчләре үз каршылык чарасында социаль мәсьәләләрне күтәрергә, шулай ук республика хакимиятләренең икътисади һәм сәяси иҗтимагый тормыштагы хаталарын җәмәгатьчелеккә җиткерергә исәпли.

Башкорт милли оешмалары, киләсе атна азагында да, Уфада урам җыены оештырырга җыена. Анда төрле районнардан да меңнәрчә кеше китерелергә мөмкин. Җыенда башкорт милли оешмалары оештыру эшләрен үз өстенә алачагы әйтелде. Алар мәгарифә милли-төбәк компонентын саклау мәсьәләсен генә түгел, ә федерализм мәсьәләләрен дә, Бакшортстанның республика буларак үсешен тәэмин итү чараларын да катгый күтәрәчәген әйтә.