Сембердә яшәүче милләттәшләребез ел саен, мөмкинчелек табылганда, Хәтер көненә һәм Тукай бәйрәменә Казанга барырга тырыша.
Хәер, бу бәйрәм турында “Азатлык”ның Казандагы хәбәрчеләре сүз тоттылар инде. Бу юлы исә - әлеге бәйрәмнең мәгънәсен һәм максатын кемнең ничек аңлавы турында.
Бәйрәм чынлап та бик күркәм оештырылган иде. Рәсми чара башланганчы ук байтак вакыт мәйданда да, сәхнәдән дә үзешчәннәр үз осталыкларын күрсәттеләр. Шөкер, дияргә була: Тукай әсәрләрен чын артистларча укучы нәниләребез кайберләүләрнең күзләрен дә чылатты.
Әлбәттә инде, һәркем әйтер: бу бәйрәмнең максаты - Тукайны искә алу гына түгел, ә Тукай үрнәгендә, Тукай рухында милли мәнфәгатьләрне алга сөрү. Рәсми чараларның бу җәһәттән йомшаклыгын милли хәрәкәт тулыландырды, дияргә дә буладыр. Татар иҗтимагый үзәге активистлары тотып торган шигарьләрнең эчтәлеге – нәкъ шул юнәлештә иде. Менә кайберләре:
49 башкорт гимназиясен ачкан Рәхимевтән үрнәк алыгыз!
“Болгар” кунакханәсен – татар халкының рухи хәзинәсен җимерүчеләрне җавапка тартырга!
Тел югалса, халык югала. Халык югалса, ил югала.
БДИны татарча тапшыру хокукын тыю – Русия конституциясен бозу ул!
Этномәдәни компонентны юк итү турындагы канунның үзен юк итәргә!
БДИ турындагы 38-нче санлы закон - милләтара капма-каршылык тудыру чарасы ул!
Шигарьләр арасында Тукайның өметле гыйбарәсе дә игътибарны җәлеп итәрлек: “Татар халкы әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә мондый күренештә йөридер. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгәндер”.
Мондый шигарьләр бәйрәм рухына капма-каршы килмиләрме соң? – дигән сорауга ТИҮ рәисе Юныс Камалетдинов болай диде.
“Бу шигарьләр Тукай көненә каршы килмиләр. Бүгенге бәйрәм шатлыклы да, кайгылы да. Кайгысы – Тукай яшәгән Болгар номерларының сүтелүеннән. Шигарьләребез дә шуңа каршы. БДИ-гә кагылышлысы да – шул таләпне ныгыта”.
Гөлфәрия ханым да шул ук юнәлешле фикердә. “Бәйрәм итәбез дә бит, иң куркынычы - БДИ дигәне. 11 ел буе ана телендә белем алган баланы урыс телендә имтихан тотарга мәҗбүр итү – корткычлык галәмәте ул”, диде ул.
Сембердәге хокук яклаучылар оешмасы активисты Мөнир Насыйров та ТИҮ шигаре белән басып тора иде.
“Без ел саен, мөмкинчелек табылганда, Хәтер көненә һәм Тукай бәйрәменә Казанга барырга тырышабыз. Татар теле – дәүләт теле булып саналса да, бу канун үтәлми әлегә. Мин тотып торган шигарь нәкъ шул турыда: “Депутатлар, үзегез кабул иткән канунның үтәлешен тәэмин итегез! Урысларның икенче дәүләт телен санга сукмауларына чик куегыз!”, диде Мөнир Насыйров.