Азиядә давыллы яңгырдан 160-лап кеше үлде

Рәсмиләр Һиндстанның көнчыгышында һәм Бангладышта соңгы көннәрдәге давыллы яңгырдан үлүчеләр саны кимендә 159-га җитте дип белдерә.

Давыл кимесә дә, төбәктә көчле яңгырлар дәвам итә.

Яңгыр туфрак шуышуларга китерә һәм коткару эшләренә комачаулый.

Дистәләрчә мең кеше иминрәк урыннарга күчерелгән.