Әл-Барадай АКШ һәм Иран арасында диалогка өметләнә

БМОның Халыкара атом энергия идарәсе башлыгы Мөхәммәт әл-Барадай Вашингтон белән Тәһран арасында Иранның атом програмы һәм башка мәсьәләләр турында диалогка өметләнүен белдерде.

"Кушма Штатларның Иран Ислам Республикасы белән бернинди алшартсыз һәм үзара хөрмәт нигезендә турыдан-туры диалог башлау тәкъдиме миндә өмет уята. Бу чын диалог аша соңгы 50 елда сузыла килгән күп кенә иминлек, сәяси һәм икътисадый мәсьәләләргә чишелеш табылыр дигән өмен туа”, - диде әл-Барадай.

Ул моны дүшәмбе Венада Халыкара атом энергия идарәсенең шура утырышында әйтте.

Тәһран БМОның уран баетуны туктату таләбен кире кагып килә.

АКШ һәм башка илләр Иран атом коралы ясарга мөмкин дип борчыла. Тәһран атом програмын бары тик энергия җитештерү өчен генә эшләтүен әйтә.