Сембер татары архитектура һәйкәленнән мәхрүм

Мәчет бинасы - аның 1941 елга кадәр Татар клубы булып хезмәт иткән чоры. Җирле рәссам Искәндәр Гыйззәтуллин рәсеме

1853 елда фабрикант Курамша Акчурин төзеткән гүзәл мәчет бинасы – бүген бизнесмен Фридманның офисына әйләндерелә.
1988 елда бөтен СССР буенча беренче булып барлыкка килгән татар милли оешмасы “Туган тел” КПСС обкомының 1-нче секретаре Юрий Горячевка пекарня булып хезмәт иткән бу бинаны Татар мәдәни үзәгенә бирүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Юрий Горячев “Халыкны иписез калдырып булмый бит инде”, дип, бу гозерне кирек какты ул вакытта.

Русия хөкүмәте бышлыгы Черномырдин кул куйган карар нигезендә, бу мәчетне һәм аңа тиң булган Касыйм шәһәре мәчетен, Оренбурдагы Парковый урамындагы мәчетне һәм Казанның Мәрҗәни мәчетен төзекләндерү өчен 2 миллиард рубль акча бирелгән иде. Башка шәһәрләрдә 500 миллионны ничек кулланганнардыр – Сембердә исә нәкъ шул акча арихитектура һәйкәле статусына лаек булган бинаны хосусыйлаштыруга китерде дә. Чөнки ул вакыттагы бик тә күп саналган 500 миллион мөфти Дебердеевны да, җитәкчелекне дә нык кызыксындырган, булса кирәк.

2008 елда “Туган тел” оешмасының хакыйкать эзләп, бу бинаны халыкка кайтаруны таләп итеп, төрле инстанцияләргә язган мөрәҗәгать-хатлары тулы бер китап булып чыккан иде. Китапның ике кисәктән торган исеме дә нәкъ шул мәчет фаҗигасен күрсәтә: “Мәчетләрдә дә – милләтебез язмышы. Акчуриннар мәчете: бабаларыбыз хәтерен саклап калыйк!”.

Шунысы гыйбрәтле: Казанда чыккан китап әле Сембергә кайтып та җитмәде, “компетентлы иптәшләр” белән тыгыз элемтәдә торучы татар баласы Рафаил Нәҗметдинов бинаның халыкка кайтарылачагы турында телевизор аша хәбәр биреп тә өлгерде. Чынлап та, бина буш ята, чөнки ипи пешерү комбинаты хуҗасы Михаил Фридман аны бу вазыйфадан коткарды. Мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов аның янәшәсендәге ике бинаны үз карамагына алу белән канәгать калды, күрәсең: архитектура һәйкәлен кайтару буенча “Әбизәтелне, кайтарабыз”, дигән вәгъдәләр белән генә чикләнеп килде.


Архитектура һәйкәленең бүгенге хәле

Ләкин… татар җәмәгатьчелеге бу вәгъдәнең үтәлешенә өметләнеп яшәгән арада “Шок” дигән газетта чынлап та шок хәленә төшерерлек бер язма чыкты. Бу газетның адресы да билгесез – бары тик хатлар алу өчен почта тартмасы гына мәгълүм. Укучылары белән элемтәсе бер яклы гына. Менә шул сәер басмада ифрат та сәер язма дөнья күрде. Язманың исеме үк чәчләрне үрә торгызырлык: “Мөселман функционерлары чит кеше милкен бүлешүдә бер-берсенең бугазларын кимереп бетерделәр.”

Күзлексез укып та булмаган вак кына хәрефле язма бер генә сәхифәгә сыймаган. Аның кисәкләренең исемнәре дә гыйбрәтле: “Рейдерский захват”, “Исламский раскол”, “Пәйгамбәр байрагы астында кеше милкен тартып алу”. Авторы – “Рамил Тагиров, сәяси күзәтүче”, диелгән. Бу адәм баласын табып булмады, бихисап танышларым да андый кешене белмиләр булып чыкты. Бәлки псевдоним гынадыр. Язмасының стиле дә Нетаньяхуның фәләстиннәр белән тынычлык урнаштыру “тырышлыклары” турындагы нотыгын хәтерләтә ич.

Язма исә татарны гыга түгел – “Ленин ватаны” дигән тыюлык директоры Александр Зубовны да фаш итә. Аның гаебе – элекке Мәчет-мәдрәсә комплексына кергән - сәүдәгәр Сәетов һәм мещанин Бәхтиев бүләк иткән биналарда Хәтер тактасы элгәнлегендә һәм архитектура һәйкәлен офиска әйләдерүгә каршы чыгуында икән. Хәзергә аларның берсендә Сәүбән хәзрәт Сөләйманов карамагындагы мәчет һәм аның офисы. Икенчесе – “Татар яшьләре оешмасы” карамагында. Сәүбән хәзрәт белән төзелгән аренда турындагы килешү нигезендә.

1853 елда Курамша Акчурин төзеткән мәчет бинасы
“Шок” газеты язуынча, алар бу биналарны басып алган, булып чыга. Аннан бер гыйбрәтле җөмлә болай яңгырый: “Зубов тарихи урыннарда төзелеш булдырмау тырышлыгы аркасында килеп чыккан өлкә хакимияте белән капма-каршылыкта - мөселманнарга таянырга омтыла.” Моның чеп-чи ялган икәнлеген әлегә кадәр өлкә һәм шәһәр хакимиятләренең Зубов белән бернинди капма-каршылыклары турында ишетелмәгәнлеге дә нигезли ала. Чөнки югары абруйлы Александр Зубов - үзенең пакълыгы, эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге белән мәгълүм шәхес. Аны фаш итүнең сәбәбе – архитектура һәйкәлен шәхси офиска әйләндерү белән килешә алмавы нәтиҗәсе генәдер.

Безгә килеп җиткән мәгълүматлар буенча, Икмәк пешерү комбинаты хуҗасы Михаил Фридманның архитектура һәйкәлен үз офисына әйләндерү омтылышы өлкә башлыгы Сергей Морозовны да борчуга салган. Бу турыда ул Фридман әфәнде белән махсус сөйләшү оештырган. Аңа башка бина табып бирә алуын да белдергән. Тик Фридман әфәндене күндерә алмаган. Монысы инде бу адәм баласының чиксез комсызлыгын һәм азганлыгын гына түгел – башка халыкларның ихтыяҗларын, хәтта аларның изге саналган нәрсәләрен чүпкә дә санамавын, аларга үз югарылыгыннан төкереп үк каравын да күрсәтәдер.

Бигрәк тә төп яшәеш нигезе итеп, “Закон – что дышло” кебек постулатларга корылган Русия чынбарлыгында. Хәер, Русия киңлекләрендә генә түгел. “Исламский терроризм”, “Исламский экстремизм” кебек төшенчәләрне кем уйлап чыгарганын һәм бу терминнарның бөтендөнья күләмендә кемгә файдалы икәнен аңлау да - Сембер мөселманнары өчен изге саналган шушы архитектура һәйкәлен тартып алуның тамырлары тирәнрәк һәм киңрәк җәелгән икәнен дә күрсәтә аладыр. Монысы да – бүгенге вәзгыятьнең гыйбрәтле чынбарлыгы.