Лукашенка байкерлар җыенында катнашты

Беларус президенты Аляксандр Лукашенка бүген Минскида мотоциклладра йөрүче байкерлар җыенында катнашты.

Мински-2009 җыенында катнашучыларны котлаган Лукашенкага байкерлар киеме бүләк ителде.

Байкерлар шулай ук Лукашенкага Һарлей-Дэвидсон мотоциклында йөреп карауны һәм Беларус башкаласы аша мотоцикллар парадын җитәкләүне тәкъдим итте.

Лукашенка бу тәкъдимне кабул итте.