Башта тентү, аннан аңлатмалар бирдерү

Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мухамеджанов

Казан хокук яклау үзәге башлыгы Игорь Шолохов Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан хезмәткәрләре гамәлләрен мәхкәмәгә бирәчәкбез, дип белдерә.
Дүшәмбе милиция хезмәткәрләре 15 сәгать 30 минуттан алып төнге икенче яртыга кадәр Казан хокук яклау үзәгендә тентү үткәрде. Ә сишәмбе көнне Игорь Шолоховны иртәнге 10 нан 15 сәгатькә кадәр аңлатмалар бирү өчен министрлык бинасында тотканнар.

“Без моны алдан планлаштырылган гамәл дип саныйбыз. Чөнки милиция хезмәткәрләре “Агора” ассоциациясенә һәм Казан хокук яклау үзәгенә бер үк вакытта килде. Алар бер-берсе белән үзләренең ниләр эшәләве турында, офисларда нәрсәләрне тентеп табулары турында гел хәбәрләшеп тордылар”, ди үзәкнең сүзчесе Булат Мухамедҗанов.


Эчке эшлэр министрлыгы хезмәткәрләре үзәктән алып киткән компьютер
Мухамеджанов сүзләренчә, алар тентегәннән соң үзәкнең финанс эшчәнлеген яктырткан 400-ләп документны, бухгалтер компьютерының система блогын һәм үзәк башлыгы Игорь Шолоховның ноутбугын үзләре белән алып киткән.

Игорь Шолохов әйтүенчә, аны чәршәмбегә кабат эчке эшләр министрлыгына чакырганнар. Үзәк офисыннан алып киткән документларның оригиналларын бирергә вәгъдә иткәннәр. Әмма ноутбугын кайчан кайтарачаклары билгесез. “Мин ансыз ике кулсыз”, ди Игорь Шлохов. Аның сүзләренчә, оргтехниканы алу бу очракта канун бозуга керә. Аларның карарларында оргтехниканы алырга дигән юллар булмаган.

Билгеле булганча, соңгы вакытта Казан хокук яклау үзәге милиция хезмәткәрләренең башбаштаклыгын фаш итә иде. Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә булган басымны да алар турыдан-туры әлеге эшчәнлек белән бәйли.

“2001 елдан башлап Казан хокук яклау үзәге 30 дан артык милиция хезмәткәрен җинаять җаваплылыгына тарттырырга иреште”, ди Мухамеджанов.

Игорь Шолохов министрлык бинасына өлкән лейтенант, оперуполномоченный Евгений Попов янына аңлатмалар бирергә чакырылуының да төгәл максатын аңлап бетермәгән. Тентү дә Попов җитәкчелегендә үткән. Чакыру кәгазенә “Эчке эшләр оешмаларының компетенциясенә караган сорауларга аңлатмалар алу өчен” дип язылган булган. Попов белән булган әңгәмә вакытында Игорь Шолоховтан үзәкнең эшчәнлеге, күпме хезмәткәрнең булуы, тикшеренүләрнең ничек үтүе һәм аларның нәтиҗәләре турында сораганнар.

Игорь Шолохов эчке эшләр министрлыгы вәкилләре гамәлләрен мәхкәмәгә шикаять итү өчен документлар әзерли башлаулары турында белдерә. Булат Мухамеджанов та милиция хезмәткәрләренең үзәк офисында булып тентү үткәргән вакытта кануни булмаган гамәлләре ярылып ятты, ди.

“Офиста тентүнең башыннан ахырына кадәр тикшерү үткәрү йөкләнүчеләр исемлегендә булмаган милиция хезмәткәре бар иде. Ул милиция майоры – Хәмзин. Аның ни өчен видеога язуы да безгә аңлашылмады. Аның бу гамәле турында безнең адвокат кирәкле оешмаларга мөрәҗәгать итү өчен шикаятьләр (замечание) туплады.

Безнең үзәк башлыгы аңа бинадан чыгып китергә тәкъдим итте. Әмма Хамзин үзенең милиция хезмәткәре булуын әйтеп, монда калачагын белдерде. Бу хәлләр барсы да шаһитлар күз алдында булды”, ди Мухамеджанов.

Игорь Шолохов
Игорь Шлохов сүзләренчә, “Агора” һәм Казан хокук яклау үзәгендәге хәлләрдән соң Лондоннан Amnesty Internationalдан Татарстандагы эчке эшләр министрлыгына шалтыратканнар. “Ни турында сөйләшкәннәрдер, миңа билгесез”, ди Шолохов.

“КоммерсантЪ” язуынча, Русиядәге Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы бүлеге мөдире Сергей Никитин: “Казан хокук яклаучылары әлеге хәлләр турында Русиядәге кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукинга һәм төбәктәге кеше хокуклары өчен җаваплы кешегә хәбәр итергә тиеш. Бу хәлләрне белдерү кирәк”, ди.

“Без беренче чиратта Русиядә оешып килә торган гражданнар җәмгыяте теләктәшлеген сизәбез. Чит илләрдән дә тоябыз. Яхшы эшләп килгән хокук яклау оешмасын изәргә теләү, гомумән, гражданнар җәмгыятен бастырырга теләгән кебек кабул ителә”, ди Игорь Шолохов.

Казан хокук яклау үзәгендә һәм “Агора”да тентү үткәрү карарын Татарстандагы эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Рафаиль Гыйльманов имзалаган. Янәсе әлеге оешмалар 2006 ел башыннан алып 2009 ел уртасына кадәр салым декларациясенә дөрес булмаган мәгълњмат биргән.