Татарны борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышуда өлкә хөкүмәте рәисе урынбасары Владимир Козин һәм эшмәкәрлекне үстерү департаменты җитәкчесе Руслан Гайнетдинов та катнаштылар.

Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозов кереш сүзендә татар эшмәкәрләренә милли мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Артабан өлкәнең икътисади яктан кыенлыкларына тукталды. Кризис үзен нык сиздерә: агымдагы елның беренче биш аенда өлкә бюджетына салымнар 30%-ка кимеде. Сәбәпләре дә күз алдыбызда: УАЗ, мәсәлән, атнасына нибары өчәр көн генә эшләде.
Өченче квартал өметлерәк булырга тиеш. Быелгы корылык авыл хуҗалыгына уңай булмаса да, 1,3 миллион тонна ашлык җыярга исәпләнә. Инвесторлар үз эшчәнлекләрен киңәйтергә җыена. Быел эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Салым түләү, эшмәкәрләргә административ һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча канун проектлары өлкә Парламентына тапшырылды. Кече һәм урта бизнес ширкәтләренә грантлар түләү өчен бюджеттан 400 миллион сум акча бүленде, диде өлкә башлыгы.
“Сембер” исемле татар малтабарларының берләшмәсе рәисе Радик Гафуров милли мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүгә берлекнең ярдәме турында сүз тотты. Шул исәптән Кол Гали һәйкәлен ачуга һәм Федераль Сабантуйны оештыруга керткән өлешләре турында да.
Милли мәнфәгатьләрне канәгатьләндерүдә төрле яклап ярдәм итүче киң күңелле бизнесмен Марат Якупов Бизнес-клуб каршында төрле төбәкләрдән чыккан милләттәшләребезнең үз оешмаларын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Мәсәлән, Иске Кулаткы, Мәләкәс, Чүпрәле, Буа, Чуашстан татарларының якташлык оешмаларын булдырырга мөмкин.
Моңа өстәп, өлкә башлыгы да сүзгә кушылды. Аның фикеренчә, “Сембер” бизнес-клубы, өлкәнең барлык татар эшмәкәрләрен, шул исәптән, авыл җирендә эшләүче малтабарларны да үз канаты астына җыеп, киләчәктә зур көчкә әверелә ала.
“Сембер” клубы рәисе Радик Гафуров төрле тендерларда катнашу мәсьәләсенә игътибар юнәлтте. Өлкә җирендә эшләүче сәүдә-сәнәгать ширкәтләренә, шулай ук малтабарларга ярдәм сыйфатында махсус кайнар линия булдыруны да тәкъдим итте ул.
“Чөнки бихисап тикшерүчеләр эшләргә дә ирек бирмиләр. Кемнәр генә тикшерми безне! Аларны бераз авызлыклау өчен, бәлки, өлкә буенча оператив төркем булдырыргадыр? Бу төркем, контроль оешмалары тикшергәндә кече һәм урта бизнес ширкәтләренә административ һәм юридик ярдәм күрсәтер иде. Әнә ут күршебез Татарстанның мондый тәҗрибәсе ифрат та файдалы нәтиҗәләрен күрсәтте. Нигә алар тәҗрибәсен безгә дә кулланмаска?!”, диде Радик Гафуров.
Күренекле эшмәкәр Назыйм Миңнебаев кече ширкәтләр өчен электр һәм газ тарифлары мәсьәләсен күтәреп чыкты. Моңа җавап сыйфатында өлкә башлыгы бу проблема белән махсус комиссия шөгыльләнәчәген һәм анда “Сембер” бизнес-клубының да вәкилен кертергә тәкъдим итәчәген белдерде.
Җирле автономия рәисе эшмәкәр Фәрит Әюпов Автономияне җирле бюджет хисабына финанслауга ачыклык кертү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Русиянең “Милли-мәдәни мохтарият турындагы” канунның 9-нчы маддәсе буенча, төбәк казнасыннан ярдәм күрсәтелергә тиеш”, диде ул.
“Быел февраль аенда Автономияләр турындагы федераль канунга үзгәрешләр кертелде. Һәм соңгы өстәмәләр нигезендә, федерация субъектлары милли-мәдәни мохтариятләргә акчалата ярдәм итәргә бурычлы”, дип тә өстәде Фәрит әфәнде.
Моңа җавап итеп Сергей Морозов: “Милли берләшмәләргә акчалата ярдәмгә бары тик төрле бәйгеләрдә һәм грантларда катнашу юлы белән генә өлгереп була, шушы мөмкинлекләрдән файдалана белү кирәк”, дип кенә җавап бирде.
Очрашуда вәкаләтле органнарда татар халкы вәкилләренең аз булуы турында да сүз чыкты. Өлкә башлыгы: “Лаеклы кандидатларга һәрвакытта юл ачык, соңгы ноктаны халык, ягъни сайлаучылар куя”, дип чикләнде. Бизнес-клуб рәисе Радик Гафуров өлкә башлыгының эшмәкәрлекне үстерү буенча киңәшчесе урынына тәкъдим ителде. Җыен ахырында мондый очрашуларны квартал саен оештыру турыда килешенде.