Уфада башкорт милли оешмалары вәкилләре пикет оештырды. Анда башкорт милли хәрәкәте әгъзаларын эзәрлекләүгә каршылык белдерелде.
Башкорт милли оешмалары әзерләгән бу урам җыены сишәмбе көнне төштән соң Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе белән Башкортстан прокуратурасы бинасы каршында, Дзержинский һәйкәле янындагы мәйданда үтте. Пикетта йөз чамасы кеше катнашты. Аларның күпчелеге Уфадагы югары һәм урта махсус уку йортларында белем алучы талиплар иде.
Урам җыенында шулай ук Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Румил Азнабаев һәм Башкорт яшьләре иттифагы җитәкчеләреннән Фәүзил Маликов, Тимур Локманов, “Күк бүре” милли оешмасы әгъзалары да булды. Нәкъ менә алар әлеге каршылык чарасын бергәләп оештырган да инде.
Пикетны оештыручылар бу юлы төп максат итеп башкорт милли оешмаларына, аеруча башкорт яшьләре иҗтимагый берләшмәләренә каршы куәт оешмалары алып барган эзәрлекләүләргә ризасызлык белдерүне куйган. Яшьләр тотып торган күпчелек шигарьләрне дә шундый эчтәлектәге чакыру-таләпләр алып тора иде. “ФСБ башкорт яшьләренә басымны туктат”, “Без меңнәрчә, барыбызны да утыртып бетерә алмассыз”, “Сүз иреген якларбыз”, “ФСБ, башкорт яшьләре иттифагына кагылма” кебек шигарьләрне бер сәгать дәвамында тотып торды башкорт яшьләре. Күлмәгенә “Сүз иреге” дип язылган бер егет исә уртада авызына скотч ябыштырылган килеш басып торды. Пикетта катнашучылар кулларында яшел байраклар да байтак иде.
Гадәттәгечә, пикетта чыгыш ясаулар булмады. Шулай ук ниндидер мөрәҗәгать, белдерүләр дә кабул ителмәде. Чараны оештыручылар андый мөрәҗәгатьләрнең Россия Федераль иминлек хезмәтенә һәм РФ Баш прокуратурасына инде җибәрелгәнлеге хакында әйтте. Хәер, алар моны берничә көн элек оештырылган матбугат очрашуында да бәян иткән иде. Анда да башкорт яшҗләре милли хәрәкәте вәкилләрен экстремизмда гаепләү урынсыз дип белдерелгән иде. Пикет та моны җәмәгатҗчелек тә белсен дип оештырылган.
Ризасызлык чарасы барышында “Азатлык” хәбәрчесе Башкорт яшьләре иттифагының һәм Бөтендөнья Башкорт корылтаеның яшьләр канаты җитәкчеләренең берсе Тимур Локманов белән сөйләшеп алды. Федераль иминлек хезмәте һәм башка куәт оешмалары башкорт милли хәрәкәте вәкилләрен чынлап та эзәрлеклиме, дигән сорауга “әйе соңгы бер елда бу аеруча көчәйде”, дип җаваплады Тимур әфәнде.
“Безне куәт оешмаларына рәсми чакырулар җибәреп сорау алулар оештыралар, кайбер документларга кул куярга боералар, кыскасы төрлечә куркыту-кисәтүләр бара, - ди Т. Локманов. - Безне экстремизмда гаепләрлек берни дә эшләгәнебез юк. Без бары тик үз хокукларыбызны гына яклыйбыз. Милләт мәнфәгатьләре өчен борчылабыз. Безгә басымны олигархлар белән куәт оешмалары берлектә оештыра дип уйлыйбыз. Моның артында Башкортстанга каршы көчләр тора”.
Әгәр дә башкорт милли оешмаларының актив әгъзаларына басым һаман да дәвам итсә, аларны яклап киләчәктә дә төрле каршылык чаралары оештырачагын ышандыра башкорт яшьләре. “Безне куркыта алмаслар, без үз республикабызда үз сүзебезне әйтергә, үзебезнең хокукларны якларга хаклы” диләр алар. Уфадагы пикет бер сәгать дәвам итте. Милиция хезмәткәрләре һәм бәлки дә гади киемдәге иминлек хезмәте вәкилләре дә күп иде мәйданда. Алар гел генә телефоннан пикет булган урындагы вәзгыятьне кемнәргәдер сөйләп, мәгълүмат биреп торды. Пикет тыныч үтте. Шушы тирәдән үтүчеләр дә андагы шигарьләрне туктап укып торды.