“Бөркетләр”: татар халкы иректәме, читлектәме?

“Алтын Мөнбәр” фестиваленә килгән мәскәүләрнең мәктәптә православ мәдәнияте нигезләрен укытуны тәкъдим итүе күпләрне аптырашта калдырды. Татарстанның “Бөркетләр” фильмы югары бәяләнде.
Фестиваль фильмнары Казанның берничә кинотеатрында бара. Шуның белән берәттән төрле очрашулар, “түгәрәк өстәл”ләр, матбугат конференцияләре уза. Кыскасы, фестивальгә килүчеләр тик утырмый.

Русия кинематографислары берлеге рәисе Никита Михалковның мөселман киносы фестиваленә килүе зур дәрәҗә дип бәяләнде. Ул Казан Ратушасында “Русия кинематографиясендә милли мәдәниятләр берлеге һәм төрлелеге” дигән “түгәрәк өстәл” дә уздырды. Әмма анда әйтелгән фикерләр генә Татарстанлыларны аптырашта калдырды.

"Түгәрәк өстәл" утырышы
Михалков чакыруы белән Казанга килгән фәлсәфәче һәм язучы Виктор Тростников үзенең “Православ мәдәнияте нигезләре” лекциясен Татарстан мәктәпләрендә укытырга тәкъдим итте. Китапны Русия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга тапшырып: “Татарстан аның белән укытучы беренче төбәк булсын иде”, диде.

Мондый тәкъдим белән чыгуны Мәскәүләр алдан ук уйлап килгән булса кирәк. Чөнки язучының үзе белән китапны да алып килү юктан гына булмагандыр.

Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева республика барлык диннәр мәдәнияте нигезләрен өйрәтү яклы булуын әйтте.
“Безнең инде үз дәреслегебез дә чыкты. Әмма ни өчендер Русиядә аны танырга теләмиләр”, диде ул.

Татар телен кайгыртучы фильм

Фестивальны күзәтеп баручы Фәния Хуҗиәхмәт әйтүенчә, кайбер мөһим фильмнарга игътибар азрак бирелә.

Мисал итеп ул Мордовиянең Белозерье татарлары турындагы “Көнбагыш” фильмын атады. Көнбагыш үстереп сатучы андагы мишәр-татарларның бар ягы да җитеш булса да, татар теле проблемасы калуын әйтте.

“Ни өчендер әлеге фильм кече залда күрсәтелде һәм аны бары 10-15 кеше карагандыр. Ә шул ук Русиянең “Одна война” фильмы зурлап тәкъдим ителде. Әле аларга бүләкләр дә бирелер. Ә “Көнбагышны” онытырлар”, диде ул борчылып.

“Бөркетләр”дә – 3 бабай


Тамашачылар сүзләренчә, Татарстан тәкъдим иткән “Бөркетләр” фильмы быел югары дәрәҗәдә эшләнгән. Аның премьерасы җомга иртән булды һәм фильмны карарга Татарстан мәдәният министры Зилә Вәлиева да килгән иде.

Төп рольләрне Камал театрының танылган артистлары Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев һәм Ринат Таҗетдинов башкара.

Фильмның режессеры Рамил Төхвәтуллин сүзләренчә, гади генә тоелган бу фильм эчтәлегенә тирән мәгънә салынган.

“Татар халкы турында сүз бара монда. Без читлектәге бөркетләрме, яки күктә иректәге бөркетләрме? Монда без үзебез җавап табарга тиеш”, диде ул.

Рамил Төхвәтуллин киләчәктә балалар өчен һәм мөһәҗирләр фильмын төшерергә теләвен әйтте.

Иран фильмнарын уздырып булмый

Әлбәттә Иран, Индонезия фильмнары белән чагыштырганда Татарстан әлегә шактый калыша. Иран фильмнарының эчтәлеге, сыйфаты күп тамашачыларны сокландыра. Әлеге ил фильмнары күрсәтелгәндә заллар шыгрым тулы була. Жюри әгъзасы Виталий Антипов әйтүенчә, киләсе елга иран киносы көннәрен оештыру күзаллана.

Ләкин Татарстан Ираннан калышса да, Кавказ төбәкләре фильмнары белән чагыштырганда өстенрәк тора. Антипов моны Казанның үз киностудиясе булу белән аңлатты.

Дагыстанның дәүләт тапшырулар ширкәте башлыгы Азнаур Аджиев сүзләренчә, алар Татарстаннан үрнәк ала.
Кавказ киносы көннәре якшәмбе көнне узачак. Анда Адыгея, Дагыстан, Чечня республикалары үз фильмнарын тәкъдим итәчәк.