Татарны чәк-чәк танытырмы?

Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләренең төрле оешмаларга, җитәкчеләргә хатлар, мөрәҗәгатьләр язуы яңалык түгел. Чаллы ТИҮнең республика президентына булган соңгы мөрәҗәгате татарның күркәм ризыгы чәк-чәк белән бәйле.
8 декабрь көнне Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов һәм җыен сәркатибе Асия Зиннурова имзалары белән Татарстан җитәкчеләренә тәкъдим юлланды. Әлеге тәкъдим чәк-чәк дигән ризык белән бәйле. Татар дөньясында танылган чәк-чәкне бераз искә төшерик.

Милли ризык, гаҗәеп ризык

“Татар халкы бик күп төрле ризык пешерә. Шулар арасында чәк-чәк табынның күрке, бизәге, татарның кунакчыллыгы билгесе. Хәзер ул дәүләт югарылыгында, чит ил кунакларын, вәкилчелекләрен каршы алганда да кулланыла. Милли киемле кызларыбыз бу күренешкә ямь өсти. Шунда халкыбыз нинди уңган, булган дип сөенеп куясың. Мин үзем дә һәртөрле бәйрәмгә чәк-чәк пешерәм. Гаҗәеп ризык”, диде чәк-чәк пешерү остасы Асия Зиннурова.

Татарстан президентына чәк-чәк белән бәйле тәкъдим нидән гыйбарәт, чәк-чәк татарны таныта аламы? Чаллы ТИҮе рәисе урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов бу сорауга болай дип җавап бирде:

“Чәк-чәкне без Гиннесның рекордлар китабына кертергә тәкъдим иттек. Аны дөрес дип саныйм. Һәм ул кабул ителергә мөмкин. Безнең тәкъдим президентыбыз М.Шәймиевкә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтовка, информатика һәм элемтә министры Ф. Фазылҗановка җибәрелде. Башка шушы җитәкчеләр бу тәкъдимне хупларга тиеш.

Шуннан соң эшне башкарырга, зур чәк-чәк әзерләр, аны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә кирәк. Әгәр бу эшләр башкарылса, чәк чәк Гиннес китабына кертелсә, бу татар халкы өчен, Татарстан өчен дәрәҗә булачак. Ләкин бу фактны дөньякүләм әһәмияткә ия дип әйтеп булмый. Татар һәм Татарстан үзенең икътисади һәм мәдәни үсеше белән, халыкара элемтәләре белән барлык юнәлештәге уңышлары белән дөнья танылыр”, ди ул.

Хат урыс телендә язылган

Президентка, авыл хуҗалыгы министрына, информатизация һәм элемтә министрына язган хат-тәкъдим урыс телендә. Югыйсә, әлеге җитәкчеләрнең барысы да татарлар һәм үз телләрен яхшы белә. Чаллы ТИҮе татар телен гамәлгә кертү буенча көрәш алып барган оешманың берсе.

“Чәк-чәк турында без Татарстанда гына сөйләмибез, Русия, дөньяга таратабыз бу мөрәҗәгатьне. Үзбәк, казакъ, азәрбайҗаннар да бу хакта белеп торырга тиеш. Әлеге телләрдә хатны юллау мөмкинлеге чикле. Шуңа урысча яздык. Дөрес, кайбер очракта без хатларны гарәпчә, французча, инглизчә, төрек телләрендә яздык. Әлбәттә, күп очракта татарча”, диде Габдрахман Җәләлетдинов.