2003 елның гыйнварыннан чыга башлаган гәҗитнең 2010 елдагы беренче саны Яңа ел бәйрәмнәренә нәтиҗә ясый. 17 миллион сум акча урларга җыенучы турында да мәгълүмат бар.
Югалту юк диләр
“Безнең гәҗит”нең 2010 елдагы беренче санын кулга алуга “Без һаман бергә” дигән исем күзгә ташлана. Монда гәҗит Яңа елны үзенең укучыларын югалтмыйча каршылавын әйтә, тираж элеккечә калды диелә. Киосклар челтәре аша 3 мең ярым гәҗит таралса, почта аша яздырып алучылар 17 мең ярымнан артык икән. Шулай ук “Безнең гәҗит”нең Русиянең төрле төбәкләреннән дә яздырып алучылар да шактый, егермегә якын шәһәр телгә алына.
Мөхәррир әйтсә әйтә инде...
Илфат Фәйзрахманов икенче биттә “Ай эчәбез, кайда безнең шешәбез?” дип гади генә сорау куя, аны язма исеме итеп ала һәм шунда ишетеп-күреп белгән әйберләрен туплый.
Ул Яңа ел алдыннан һәм бәйрәмнән соң булган Русиядәге вакыйгаларга үзенчә аңлатма бирергә тырыша, Татарстанның Арча районына кайтып Яңа ел каршылый, урамда бәйрәм хөрмәтенә уйнап-җырлап кайтырга да өлгерә. Аннан Казанга кайту һәм башкала урамнарындагы күренешләр сүрәтләнә. Язмасын Илфат әфәнде, “Безнең илдә яшен яшьнәми торып, мужик чукынмый шул” дип бетерә. Бәлки ул хаклыдыр, ә бәлки юк, укучылар әйтер…
Күрәзәчелек
“Күрәзәчелек сәләте кемнәрдә?” Әйе, сез дә башка кайбер укучылар кебек сүз тереклек киләчәген әйтүче кешеләр турында булыр дип тә уйларга мөмкинбез. Ләкин монда гәҗит укучылары хат аша башка мәсьәләгә ачыклык кертергә алыналар һәм кайберләре төгәл әйтә диярлек.
“Безнең гәҗит” Казаннан 340 чакрым юл үткән
Гәҗитнең журналисты Лилия Заһидуллина Азнакай районындагы Актүбә бистәсендә кунак булган. Ул андагы ат спорты мәктәбен, балалар сәламәтләндерү үзәген һәм гер күтәрү осталарын күреп кайткан. Лилия дәүләт гәҗитләреннән аермалы буларак рәсмилектән качарга, геройларны кызыклы итеп тәкъдим итәргә тырыша.
Тарих
Меңъеллык Казан һәм күптән түгел меңъеллыгын зурлап билгеләп үткән Алабуга шәһәре. Соңгысының ничек үзен башкаладан калышмыйча дөньякүләм танылу алуын Фирдәвес Хуҗин “Алабугага ничә яшь?” исемле язмада аңлата.
Чынбарлык
“Болай да көч-хәл белән очын-очка ялгап баручы завод кассасыннан Кулиев кесәсенә керергә тиешле акчаның 17 миллион сум икәнен ишеткәч, вәкил егылып китә яза”, ди Наил Вахитов. Ул Биектау районындагы түрәнең 17 миллион сум ришвәт алырга теләү аркасында кулга алынуын яза. Автор белдергән бу кеше оста эш йөртә, ләкин барыбер тозакка эләгә.
Дини вәзгыять
“Иманга юл” сәхифәсендә Татарстанның министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы Ринат Вәлиуллин бн әңгәмә бирелә.
“Татарстан бүген уникаль җирлеккә әйләнде. Аның тәҗрибәсен Русиядән генә түгел, чит илләрдән дә килеп өйрәнәләр. Хилари Клинтонның күптән түгел Казанда Президентыбыз Минтимер Шәймиев белән очрашып, диннәр арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә киңәшләшергә мөмкинме, дип соравы күп нәрсә хакында сөйли” дип Ринат әфәнде дә алдан кабатланган фикерләрне әйтә. Журналистның Айзат Шәймәрдәновның бу өлкәдәге вакыйгалар белән танышып баруы сизелә, шуңа бәйле рәвештә кызыклы сораулар да бирелә.