Космос кунагы һәрчак хәтердә



Моңа кадәр Бишбүләк районы күренекле дипломат, СССРның Согуд Гарәбстанындагы беренче илчесе Кәрим Хәкимов һәм мәшһүр татар шагыйре, каһарман Фатих Кәрим туып-үскән як буларак кына билгеле иде. Хәзер менә шушы тарихи шәхесләр уйнап үскән тугайлар үзенә күрә космос аланы булды.

Ясалма иярченнең Ает һәм Дүсән якларына төшүе турында беренчеләрдән булып бары тик “Азатлык” радиосы гына хәбәр тараткач, “Комсомольская правда”, “Кызыл таң”, “Татарстан яшьләре” газетлары бу язманы зурлап бастырып чыгарды. Быел әлеге маҗара турында ТНВ каналы һәм “Звезда-Казань” телекомпаниясе репортажлар күрсәтте. Моңа кадәр бервакытта да трактордан да зуррак тимер аппаратның йөзләгән чакрым биеклектән кешеләр яшәгән урынга килеп төшүен тасвирлаган андый очрак булмаган. Чөнки бу көтелмәгән һәм чит күзләрдән яшерелгән, серле вакыйга.

Космик корабларның көтелгән урыннан 200-300 чакрымга читкәрәк төшүе турында бервакытта да хәбәр таратылмый. Космостан төшеп килгән аппаратның күз алдында чалт аяз күк йөзендә шартлап, стратосферадан төшкән парашютлы кабыктан аерылу, җиргә төшүче капсуланың тагын да зуррак парашютка эләгеп, Дим буе тугаена йомгак кына килеп кунуы халыкны шаккатырган. Шартлау тавышыннан якындагы авыллардагы тәрәзәләр зыңгылдаган. Кайберәүләр сугыш чыккан дип уйлаган.

Хәзерге заман өчен бу гадәти вакыйга булса да, җирнең ясалма иярчененең алдан уйланмаган җиргә төшүе шактый зур яңгыраш тапты. Элегрәк мондый хәлләр Себер урманнарында яисә Казакъстан далаларында тавышсыз - тынсыз үтеп китсә, бүгенге мәгълүмат мөмкинлекләре һәм хәзерге чор кешеләре «пәрдәне» ачып җибәрде.

20 минуттан бирегә ике боралак килеп җитү, авыл кешеләренең карга бата-бата куак арасындагы космос кунагын каршылавы, төн кунганнан соң, икенче иртәдә махсус килгән КамАЗларга төяп, ясалма иярченне Оренбур ягына алып китү, космостан төшкән парашют бауларын өйгә алып кайтырга ярамавы – болар барсы да хәзер халык арасында йөри торган риваять булып китте.

Бу очрак турында хәтта Аетта туып үскән күренекле шагыйрь Фатих Кәримнең яңа ике томлык сайланма әсәрләрендә дә тасвирлама басылды. Узган гасырның 20-30 елларында Фатих Кәрим яшүсмер чагында беренче аэроплан һәм парашют турында шигырь язып калдырган.

Космос корабының төшүен беркем дә фотоаппарат, кинокамера тотып көтеп тормаган. Әмма Ает мәктәбе укучылары бу көтелмәгән вакыйганы кесә телефоны камерасына төшереп алганнар. Режиссер Файзрахман Камалов шул фото һәм видеоларны бергә туплап, махсус фильм әзерли.