Чуашстанның Урмай авылында урнашкан “Мишәр” ансамбле Кабарда-Балкар республикасына юл алды. Иҗтимагый башлангычта эшләп килгән әлеге фольклор ансамбле Эльбрус тавы итәгендә узачак “Алтын мәйдан” дип исемләнгән халыкара милли сәнгать бәйгесендә катнашачак.
Европаның иң биек ноктасы саналган Элбрус тавына барыр алдыннан, “Мишәр” ансамбле Урмай авылында “Фатиха” кичәсе уздырды. Бу кичәдә авылның иҗтимагый киңәшмәсе әгъзалары Минзәкирәм Хәйретдинов, Мансур хаҗи Сөләйманов, киңәшмә рәисе Нәҗметдин Сахаров, Урмай җирле үзидарәсе башлыгы Минзаһит Зәйнуллин, Урмай авылының бер мәхәлләсе имамы Фәнис хаҗи Сафиуллин, Чуашстан татар милии-мәдәни мохтарияте Шурасы рәисе, шул ук вакытта “Мишәр”нең җитәкчесе дә булган Фәрит Гыйбатдиновлар һәм ансамбльгә йөрүче балаларның ата-аналары катнашты.
“Мишәр” ансамбле Кабарда-Балкар иленә махсус программ белән бара. “Нихрут”, “Аулак”, “Алмагачлары” дип аталган вокаль-биюләрен әзерләнгән. Моннан тыш, “Мишәр” яңа киемле дә булган. Бу тулы программ Фатиха кичәсенә җыелган тамашачылар алдында күрсәтелде.
Сәфәргә чыгучыларның яшьләре дә төрле: 8 яшьлекләрдән алып 50 яшьтәгеләргә кадәр бар. Кырыклап кешенең бу сәфәр чыгымнарын Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәшит Сәнҗәпов күтәрәчәк.
Урмай авылында, Фәрит Гыйбатдинов тырышлыгы белән, соңгы елларда төрле вакыйгаларга иҗтимагый фатиха бирү йоласы кереп бара. Зур чаралар алдыннан, авыл мәдәният йортында шундый чаралар уза. Бу чарада иң зур рольне авыл аксакаллары, дин әһелләре тота. Былтыр, Урмай авылы мәктәбенең чыгарылыш сыйныфлары да олы тормыш юлына авыл халкы фатихасы белән аяк баскан иде.
“Мишәр”
Чуашстанның “Мишәр” фольклор җыр һәм бию ансамбле Урмай авылында егерме ел элек барлыкка килгән иде. Әлеге ансамбльдә инде берничә буын алышынды.
Авыл җирендә урнашкан булуына карамастан, “Мишәр” күп кенә чараларда катнашып, үзенең осталыгын һәрдаим раслап килгән ансамбль. “Яңа гасыр” каналы уздырган “Җиде йолдыз”халыкара бәйгедә дә катнашып, Чуашстан якларында гына сакланган мишәр биюләре белән аулак өй күренешен сурәтләгән иде. Шунысы кызык, Урмай авылында чынлыктагы аулак өйләр беткәнгә әле ике дистә елдан артык вакыт узмаган. “Мишәр” үзенең тамырлары белән шушы халыкчан аулак өйләргә барып тоташа.
Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә “Мишәр”дән мишәр биюен алып, сәхнәгә чыгарган иде.
Узган елны Төмәндә узган “Түгәрәк уен” татар фольклор бәйгесендә “Мишәр” өченче урын алган иде.
“Алтын мәйдан - ЭЛЬБРУСС”
Эльбрус тавында узачак “Алтын мәйдан” бәйгесе 22-28 март көннәрендә узачак. Анда унлап чит ил һәм егермеләп Русия төбәкләреннән төркемнәр катнаша. Әлеге фестивальне «Эльбрусоид» дип аталган карачай-балкар яшьләре вакыфы, Эльбрус авылы җирле үзидарәсе, “Республика Татарстан” газетының “Алтын мәйдан” бәйнәлмиләл проекты гамәлгә куйган.
“Алтын мәйдан - ЭЛЬБРУСС”ның төп максаты Кавказ төбәген матур яктан күрсәтү, нәфис сәнгать өлкәсендә халыкара мөнәсәбәтләрне көйләү, милли үзенчәлекләрне саклауның юлларын эзләү.
Быелгы фестивальдә Алжирның «Beni amour», Юнанстанның «Elkelam», Мексиканың «Tizoc», Төркиянең «Suren», Кытайның "Kuldja”, Кыргызстанның «Жаш кыял», Эстониянең «Терек», Үзбәкстанның «Мавриги», Украинаның «Акварели», Казакъстанның «Маркины», Хакасиянең «Жарки», «Сувенир», Татарстанның «Җомга көн», «Мирас», Коминың «Пелысь», Башкортстанның «Гөлләр», Якутиянең «Алгыс Лыгыйчан» һәм «Арчы оолоро», Удмуртиянең «Синяя птица», Төмән өлкәсендәге Чурай авылының «Шатыр-шытыр» дип аталган төркемнәре катнашачак.
Барлыгы 400 ләп кеше катнашыр дип көтелә.