Миңнеханов чоры башлана. Ул нинди булыр?

Җомга көнне Рөстәм Миңнеханов президент вазыйфасына керешәчәк. Ул нинди җитәкче булачак, ул идарә иткән елларда телгә, милли мәдәнияткә игътибар кимемәсме? “Азатлык” радиосы Татарстан җәмәгатьчелеге фикерләрен өйрәнде.
Матбугатта премьер һәм булачак президентны яхшы идарәче, калыплашмаган җитәкче итеп бәялиләр. Аның заманча технологияләрне актив кертүенә, хокүмәтнең беренчеләрдән булып электрон документлар белән эшләүгә күчүенә игътибар итәләр.

Кайбер белгечләр, Рөстәм Миңнехановны тиз хәрәкәт итүче, аз сүзле, заманча фикерләүче кеше булуын искә алып, икътисадта үзгәрешләр тизрәк барыр, хөкүмәт һәм президент идарәсе тизрәк эшли башлар, дигән өмет белдерә.

Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәген гамәлгә куючы Александр Салагаев яңа президенттан мөстәкыйльлек декларациясен кабул итү кебек сәяси мәсьәләләрнең хәл итүен көтми. Салагаев фикеренчә, Миңнеханов күбрәк җирле проблемалар белән мәшгуль булачак. Мәсәлән, аңа Казанны Универсиадага әзерләү мәсьләсе тора, ди ул.
Фәндәс Сафиуллин


Татарстанның җәмәгать эшлеклесе, элекке депутат Фәндәс Сафиуллин, Рөстәм Миңнеханов безнең җитәкче булырга лаек, дип саный.

“Хәзерге Русиядә кризис чорында, милли мәктәпне, милли мәдәниятне бетерүгә юнәлтелгән сәясәт алып барылганда, фашизм баш күтәргәндә, аңа татарны яклау, милләтне яклау бик авыр булачак. Әмма ул барыбер моңа бик күп көч бирер, дип уйлыйм. Аңа үзе кебек акыллы, кайбер яклардан үзеннәннән дә белемле булган кешеләрдән команда җыярга кирәк. Шул вакытта ул кыенлыкларны ерып чыгачак”, ди Дума һәм Дәүләт Шурасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин.

Сәясәт фәннәре докторы Наил Мөхәррәмов, яңа президент модернизация алып килүенә өметләнсә дә, зур үзгәрешләр булмас, дип фаразлый. Күп нәрсә идарә итүче командадан тора, аның нинди булуын чамалап була, диде Наил Мөхәррәмов "Татцентер" интернет газетына.

Рафаил Хәкимов
Татарстан президентының элекке киңәшчесе һәм тарих институты мөдире Рафаил Хәкимов "Азатлык " радиосына биргән әңгәмәсендә булачак президент Рөстәм Миңнехановны уңай бәяләсә дә, аның килүеннән соң зур үзгәрешләр көтми.

"Рөстәм Миңнеханов Шәймиев командасыннан, аның белән эшләп була. Мәскәү белән сөйләшеп, Миңнехановны куюы Шәймиевнең җиңүе. Миңнеханов элек тә идарә иткән иде, эшен элеккечә дәвам итәчәк", диде "Азатлык"ка Рафаил Хәкимов.

Рөстәм Миңнеханов исеме аталгач, татар милләтчеләре, ул идарә иткәндә күбрәк икътисадка, акчага өстенлек бирелер, мәдәнияткә игътибар кимер, дигән шик белдергән иде.

Татарстан Дәүләт шурасының фән, мәгариф, мәдәният, милли мәсьләләр комитеты җитәкчесе, шагыйрь Разил Вәлиев бу фикерләргә кушыла, әмма ул Миңнехановка милли мәсьәләләр белән шөгыльләнергә туры киләчәк , ди.
Разил Вәлиев


"Рөстәм Миңнеханов сүзендә тора белүче җитәкче. Безнең Шәймиевкә дә гозерләребез бик күп булды. Дөрес, күбесе хәл ителде, әмма үтәлмәгәннәре дә булды. Мисал өчен, Казандагы Милли китапханәгә, Чаллы, Түбән Кама театрларына яңа биналар салу.

Премьер-министр булган вакытында ул сәясәткә, милли мәсьәләләргә тыгылмый иде. Әмма соңгы вакытыларда Миңнеханов үзенең мәдәният, мәгариф өлкәсендә компетентлы булуын күрсәтте", диде "Азатлык"ка Разил Вәлиев.