Бу уенның иң кыйммәтле уенчысы дип Илья Никулин табылды. Шуңа да КХЛ башлыгы Александр Медведев, Гагарин кубогын да вакытлыча “Ак Барс” командиры Морозовны алмаштырып торган Никулинга тапшырды. Бу тантанада имгәнү сәбәпле, уенда катнаша алмаган “Ак Барс” йолдызлары Алексей Морозов белән Данис Зарипов та катнашты.
"Ак Барс" такымын Казан һава аланында каршы алу
Уен тәмамланганнан соң, журналистларга биргән әңгәмәсендә КХЛ башлыгы Александр Медведев белән лиганың мөдирләр шурасы рәисе Вячеслав Фетисов, Татарстанның спорт тармагында гаять көчле республика, Казанда гына 30дан артык хоккей уйнау сарае барлыгын һәм якындагы елларда Казан хоккей такымын җиңүе бик авыр булачагын әйтте.
Уен тәмамланганнан соң исә, кубокка шампан шәрабы салып, һәрберсе аны эчеп чыкты. Бу чараларда Татарстанның яңа билгеләнгән премьер-министры Илдар Халиков һәм республиканың яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев та катнашты.
“Ак Барс” уенчылары да, баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов та бу җиңүдә җанатарларның өлеше зур булуын таный. Каршы алу тантанасы ахырында җиңүчеләрне олылап бәйрәм салюты аттырдылар.