Спектакльдән соң сәхнәгә шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова менде. Ул театр коллективына рәхмәт әйтте һәм тамашачыларга бер хат күрсәтте. Бу Кадрия Ишукованың ире Фатихка язган соңгы хаты, Фатих Кәрим аны укырга өлгермәгән. Хат әлеге көнгә кадәр ачылмаган. Һәм “без аны ачып укымаячакбыз да”, диде Ләйлә Кәримова. Ул Фатих һәм Кадрия образларын башкарган артистларга әтисенең китапларын бүләк итте. “Бу китаплар әтием белән әниемә”, диде ул.
Тамашачылар арасында спектакльдәге тарихи персонажларның да туганнары бар иде.
Ләйлә Кәримова Кадрия Ишукова ролен башкарган Динара Акмәтова белән
Минзәләләр спектакльне Камал театры сәхнәсендә уйнады. “Күзләреңнән үбеп” спектакле башка халыклар, башка милләтләр өчен зур мәдәни вакыйга булмаса да, татар халкы өчен ул көтелгән, кирәкле сәхнә әсәре булды. Тамашачылар һәр күренешне алкышлар белән озата барды. “Бу алкышларда артистлар уенына соклану гына түгел, Фатих Кәримне ярату, аны сагыну нык сизелә”, дип бәяләде моны тәнкыйтьче, “Сәхнә” журналында эшләүче Асия Юнысова.
“Күзләреңнән үбеп” спектакле - драматик повесть. Аны сәхнәгә Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ренат Әюпов куйган.
Шулай итеп татар сәхнәсендә Фатих Кәримнең сәхнә образы да туды. Дөрес, былтыр Уфа “Нур” татар дәүләт театры да “Ясмин гөле” дигән спектакль-уйлануда шагыйрь образын сәхнәләштергән иде.