Татар яшьләре Казанга килде

Русиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре Казанга җыелды. Чөнки 6-12 июльдә башкалада Татар яшьләре көннәре уза. 7 июльдә, Татар яшьләре көннәренә килүчеләр “Ак барс” мәдәният үзәгенә җыелдылар. Биредә тантаналы ачылышта яшьләр хәрәкәте ветераннары, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Мондый чара инде XX тапкыр оештырыла. Быел анда 650дән артык кеше катнашырга теләк белдерсә дә, сайлап алудан нибары 200е генә узган.

Делегатлар “Регина” кунакханәсендә яшәячәк, язучы, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашачак. Алар өчен шәһәр буйлап экскурсияләр, семинар-тренинг, түгәрәк өстәлләр оештыру да каралган.

“Программа һәр елдагыча үзенчәлекле. Быел татар теле, тарих, дин, вокал, хореография буенча дәресләр дә укытылачак. Әлеге өлкәләрдә үзләрен таныткан шәхесләр тәҗрибәләре белән уртаклашыр дип уйлыйбыз”, диде “Идел” яшьләр үзәге хезмәткәре Ләйсән
Төхвәтуллина.

Татар яшьләре көннәренә багышланган матбугат очрашуы


“Татмедиа”да үткән матбугат очрашуында сүз Татар яшьләре көннәре хакында барды. Русия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәистәше Римзил Вәлиев һәм “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова журналистлар сорауларына җавап бирде.

“20 ел элек узган Татар яшьләре көннәре белән бүгенгесе ничек аерыла?” – дигән сорауга Миләүшә Шәрәпова болай дип җавап бирде: “Ул чорда, ягъни 90нчы елларда яшьләр икенче төрлерәк иде. Бауман урамы буйлап: “Азатлык!” дип кычкырып йөргәннәрен хәтерлим әле. Хәзерге яшьләр басынкырак, үзләрен күпкә тынычрак тоталар”, диде Шәрәпова.

Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар саны төрлечә. Оештыручылар әйтүенчә, 20 еллык тарихта 30 гына делегат килгән вакытлар да булган.

“Хәзер Татар яшьләре көннәрен үткәрү тәҗрибәбез җитәрлек. Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләренең бөтен проблемаларын да чагылдырырга тырышачакбыз", ди Шәрәпова.

Римзил Вәлиев исә, яшьләрнең милли үзаңын ныгыту, чын татар тәрбияләү турында әйтте. Иҗтимагый тормышта катнашасы килгән, тырыш, башы эшләгән, актив кешене теләгенә ирешергә өйрәтәбез, монда аңа мөмкинлекләр ачыла, дип белдерде ул. Шулай ук әлеге чара яшь буынны массакүләм мәгълүмат чаралары белән таныштыру, яшьләр проблемаларын аңлату, закон проектлары әзерләргә өйрәтү максаты белән дә оештырыла.

Яшьләр биредә көне-төне аралашып, бер гаилә булып яши. Әлеге чара үткәрелү нәтиҗәсендә күп кенә татар иҗтимагый оешмалары барлыкка килгән. Шушында танышып, өйләнешүче парлар да, уртак предприятие ачып җибәрүчеләр дә булган.

20 ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессы, Татар яшьләре форумы, “Үзебез” хәрәкәте барлыкка килде. Татарстанда “Сәләт” лагере, Ялтада “Сөембикә варислары” конкурсы оештырыла. Ә Татар яшьләре көннәре оештырыла башлаган вакытта татар дискотекасы дигән төшенчә дә булмаган.

“Идел”дә кабынган милли учак сүнмәде-сүрелмәде


“Идел” журналының июль саны тулаем диярлек Татар яшьләре көннәренең 20 еллыгына багышланган. Анда чараны үткәрә башлау тарихы, оештыручылар белән интервьюлар, шагыйрь һәм язучыларның фикерләре, актив яшьләр белән танышырга мөмкин.

Журналның баш мөхәррире Рифат Фәттаховның сүзе бирелгән. Ашкын хисле, тынгысыз йөрәкле татар яшьләрен туплаган “Идел” лагерен искә ала. Мөхәррир болай ди: “Шунысы бәхәссез: ул Көннәрдә катнашкан яшьләребезнең абсолют күпчелеге милләт улы, милләт кызы булып калды. “Идел”дә кабынган милли учак сүнмәде-сүрелмәде...”

Русия татарларының федераль милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илдар Гыйльметдинов Татар яшьләре көннәренең җиңеллек белән оештырылмавын искәртә. “Төрле вакытлар булды, теплоходлар белән Идел гизгән чаклар да, кысылганрак чорлар да”, ди Илдар Гыйльметдинов.

Хәмзә Мөхәммәтҗан “Заман – яшьләр заманы!” дигән язмасында татар яшьләре милли хәрәкәтнең төп буыннарының берсе булып калуын ассызыклый. “Шуңа күрә бүген яшьләр хәрәкәтенең бердәмлегенә һәм активлыгына татар милли хәрәкәтенең язмышы да, татар яшьләренең үзләренең язмышы да бик нык бәйле”, ди автор. Хәмзә Мөхәммәтҗан фикеренчә, татар яшьләренең идеологик кыйблалары гына түгел, үрнәк алырлык кешеләре дә булырга тиеш.

“Азатлык” татар яшьләре оешмасының әйдәүчеләренең берсе, журналист Рим Гыйльфанов чыгышы “Үзебез язган тарих” дип атала. Оештыручылар уйлап тапкан һәм үз араларына кертеп җибәргән бер кызык гадәтне искә ала автор. Араларында шәһәрдә үскән егет-кызлар да булгач, җыелышларда, фикер алышуларда рус сүзләре дә еш яңгырый. Моңа каршы көрәшү йөзеннән һәр әйтелгән рус сүзе өчен уртак казнага 10 тиен салуны кертәләр. Арада кем дә булса моны махсус теркәп, санап бара.