Салават авыл мәктәбен сәхнәгә чыгарды

Камал театрында җырчы Салават Фәтхетдиновның инде традициягә әйләнгән август концертлары бара. Быел ул үз концертында тел, мәктәпләргә, милли мәгарифнең торышына игътибар юнәлткән.
Концертны карарга килгән тамашачыны Казанны урап алган төтен дә, эсселек тә куркытмаган, алдан ук җыелып зур түземсезлек белән тамашаны көттеләр. Хәтта театр төбендә кечкенә чират барлыкка килде.

Тамашачы соңгы елларда шуңа игътибар итә: Салават ел саен үз концертларын бер мәгьнәле темага багышлый. Аеруча ул милли, социаль мәсьәләләргә зур игътибар бирә башлады. Узган ел программаны туган телебезгә багышласа, быел тел, милли үзаңның бишеге булган мәктәпләргә, милли мәгарифнең торышына игътибар юнәлткән.

Сүз остасы Ядкәр Хәбибуллин төзегән сценарий һәм артистларның уйнавы тамашачыны көлдерде дә, уйга да салды.

Гади авыл мәктәбе. Кайчандыр бу авыл гөрләп торган, бала-чага тавышыннан мәктәпнең диварлары селкенгән. Бүген исә белем йортында ике бала укый. Аларга мәктәп мөдире дә, оештыру эшләрен башкаручы, бар фәннәрдән белем бирүче дә бер универсаль укытучы – Ядкәр Зәкәриевич.
Ике укучы һәм "ревизор"


Мәктәпең шундый хәлдә калуына укытучының йөрәге әрнесә дә, тыштан сер бирмәскә тырыша. Казаннан килгән “ревизор”га да ( ул Салават Фәтхетдинов – Г.Г.) хәлнең аяныч икәнен сиздерми. Кая ул сиздерү, мәктәпне ябарга, чыгымнарны кыскартырга гына торалар бит! Кыяфәтен үзгәртә дә, әле математика укытучысы, әле алман теле укытучысы булып чыга. Әмма “ревизор” хәлнең торышын үзе дә бик яхшы белә, шуңа күрә укытучының бу хәйләсе барып чыкмый.

Нишләргә соң? Уйлый торгач чарасы да табыла: авыл бетмәсен өчен яңа гаиләләр туу кирәк. Ә кешеләр бирегә тартылсын өчен авылны күрсәтү, кызыксыну уятырга кирәк. Шуңа күрә барысы берсүздән килешеп “Шәҗәрә бәйрәме” үткәрергә булалар. Авылдан чыккан һәр кешенең җиде буын туганнары шушы бәйрәмгә чакырыла!

Җырчы бу концерты аша кабат үзенең гап-гади авыл баласы икәненә, мәгарифнең, милли хәлнең торышы аның күңелен әрнетүенә басым ясады.

Катнаш никахлар мәсьәләсе дә күз уңыннан читтә калмаган. Тамашачылар үзләре дә рәхәтләнеп катнашкан уенның нигезендә бар милләтләр дә яхшы, тик үз милләтең кешесе белән гаилә кору барыннан да отышлы дигән фикер ята иде. Татар кәләше Ләбибә дә пар итеп үз егетебезне сайлады.

Наилә ханым
Мәскәүдән килгән кунак Наилә ханым концерттан канәгатьмен, ди. “Мәскәүгә китәр вакыт җитте, яллар да бетте, тик Салават концертын карамыйча булдыра алмыйм. Мәгьнәле сүзләр, җырлар тыңлап үземә рухи көч туплыйм”, ди Наилә ханым.

Быелгы программда Уфа композиторы Салават Низаметдинов, Рөстәм Зарипов, Ләйлә Дәүләтова, Альфред Якшимбетов кебек популяр авторларның әсәрләре белән беррәттән, инде тыңлаучылар тарафыннан үз ителгән иске хитлар да яңгырый.

Салават Фәтхетдиновның 22нче сезон концертлары 22 августка кадәр дәвам итәчәк.